«Олимпиада җиңүчеләрен генә түгел, ә көчсезрәкләрне тартырга кирәк»

Белем сыйфаты буенча илкүләм рейтингта Татарстанның күрсәткечләр белән мактана алмавы турында язып чыккан идек инде. Безнекеләр хәлләр алай ук начар түгел дисә дә, тәнкыйтьне бөтенләй үк танымый мөмкин түгел. Хаталарны ничек төзәтергә кирәклеген белем сыйфатын бәяләү буенча федераль институт директоры Сергей Станченко видеоэлемтә аша аңлатып күрсәтте. Әлеге рейтинг нәтиҗәләренең укучыларга, әти-әниләргә нинди йогынтысы бар соң?

«Нәтиҗәләргә үпкәләп яки гадел түгел дип карарга кирәкми, алга барырга этәргеч итеп карарга кирәк», – дип кисәтте Станченко.

Гаугалы исемлектә күпләрне республиканың компьютер куллану буенча нибары 44 нче урында булуы гаҗәпләндергән иде. Бездә техника ягыннан проблема юк. 2019 елда гына 7 нче урында торганбыз, нигә шундый бәя куйганнар?

– Күрсәткечләргә карасак, «Татарстанда компьютерлаштыруга игътибар кимегәнме әллә?» дигән сорау туар. Чынлыкта бернинди куркыныч әйбер дә юк, – дип тынычландырды Станченко.

Аның әйтүенчә, бары бәяләү алымнары үзгәргән. Әйтик, 2019 елда мәктәпләр өлешен информатикадан имтиханны – 9 нчы, ә узган ел 11 нче сыйныф укучыларының сайлавыннан чыгып билгеләгәннәр. Кыскасы, күбрәк бала сайлаган саен, исемлек башындарак буласың. Мәскәү чиновнигы моны профильле сыйныфларга да бәйләп аңлатырга тырышты. Янәсе, 10–11 нче сыйныфларда профильле сыйныфларда компьютердан файдалану тәртиптә булса, башка балаларга информатика белән мавыгу мөмкинлеге җитеп бетми. Шартлар тудырылган җирдә укучылар информатиканы сайлый.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу уңайдан: «Рособрнадзорның бәяләү күрсәткечләре белән бәхәсләшергә дә була, – диде. – Монда шартлар тудыру турында әйтелде. Бездә барлык мәктәпләрдә компьютерлар җитә. Әмма бу барлык укытучылар да информатиканы сайларга тиеш дигән сүз түгел».

Соңгы елларда башлы балаларның илнең башка вузларына китүе еш телгә алына. Нигә читкә җибәрәбез, нигә үзебездә мөмкинлекләр тудырмыйбыз, дип борчылабыз. Исемлектә дә моңа игътибар иткәннәр. Абитуриентларның республика вузларын сайлавы буенча 2019 елда 14 нче урында торсак, узган ел, 69,9 балл җыеп, 22 нче урынга төшкәнбез. «Бездә күп яшьләр ил вузларына укырга керә, дип сокланып әйтерсез. Тик һәр төбәктә яхшы, дәрәҗәле вузлар булырга тиеш. Һичшиксез, алар Татарстанда бар. Әмма саннар әле тиешле дәрәҗәгә җитмәвен күрсәтә», – диде федераль белгеч.

Рейтинг 12 күрсәткеч буенча эшләнгән, шулай булгач, һәрберсе турында аерым сөйләргә була. «Мәгарифтә тигезлек» күрсәткече буенча республика 42дән 13 нче урынга сикергән. Тик Станченко монысында да әйтергә сүз тапты. Аныңча, олимпиада җиңүчеләренә генә өстенлек бирергә кирәкми. Татарстанның олимпиада җиңүчеләре саны буенча илдә тотрыклы рәвештә өченче урын тотуын беләбез. «Бөтен мәктәпләргә дә бертигез игътибар бирү яхшырак. Әгәр уку йортларына яхшы укытучыларны, укучыларны җәлеп итсәк, киресенчә, гомуми нәтиҗәләр начаррак булачак», – диде Станченко.

Имтиханнар, бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча «икеле» алучыларның иң күбесе бездә булып чыкты. Бу уңайдан белгеч түбән күрсәткечле мәктәпләр белән эшләргә киңәш итте. Шул ук вакытта артта калучылардан бөтенләй котылып та булмаячагын искәртте. «Күрсәткечләрне яхшырту өчен, мәктәпләрдәге барлык укучыларның сәләтен барлау кирәк, кайчак күләгәдә калучылар да була. Монда һәр балага игътибар бирү турында сүз бара. Бу олимпиада җиңүчеләрен яки элита мәктәпләрен генә арттыру түгел!» – диде Сергей Станченко. Шулай ук белемне бәяләгәндә, имтихан тапшыручы 9 нчы сыйныф укучыларына ташлама ясамаска кушты. Сынау катгый булганда, тырышу теләге артачак, дип саный мәгариф түрәсе.

Рейтингтан нинди нәтиҗә ясарга? Акыллы башларны читкә җибәрмәскә, дәрәҗәле вузларны, информатика имтиханын сайлаучыларны арттырырга, олимпиада җиңүчеләрен өстен куймыйча, начар укыган балаларга игътибар бирергә… Килешергә һәм килешмәскә була. Тик чиновникның безнең бакчага таш атуында хаклык та бар. Иң яхшы мәктәпләргә иң яхшы укытучыларны билгеләү, заманча техника белән баету дигән нәрсә бар. Имтихан нәтиҗәләрен алсак та, ел саен иң көчле мәктәп, лицей укучылары югары баллар җыя. Көчсезрәкләрне тартырга вакыт. Минем балага нинди йогынтысы бар диючеләргә бары бер генә сүз: «Тырышып укырга!» Киләсе елда исемлектә нинди мөгез чыгарулары билгесез. Бу юлы компьютерларны санасалар, киләсе елга башкасын исәпләрләр. Хикмәт анда түгел, иң мөһиме – начар укучылар аз булсын, алган белемнең тормышта файдасы тисен.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү