Дмитрий Песков: “Путин Җиңү көне уңаеннан парадта чыгыш ясаячак”

Россия Президенты Владимир Путин 9 Майда Җиңү көне уңаеннан парадта чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков сөйләп үтте, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Кремльнең рәсми вәкиле Президентың, гадәттәгечә, Александр бакчасына килеп, Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салачагын да белдергән.

“Инде әйткәнемчә, Владимир Путин хәрби парад вакытында чыгыш ясаячак, соңыннан, гадәттәгечә, Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салачак”, – дигән Песков.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгының матбугат секретаре 9 Майның илебездә төп бәйрәм булып торуын искәрткән.


Фикер өстәү