Фәрит Мөхәммәтшин Казанның милли тикшеренү техник колледжында белем алучы студентлар белән очрашты

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның милли тикшеренү техник колледжында белем алучы студентлар белән очрашты. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты җиңүчеләре һәм финалчылары парламент башлыгы белән республика икътисады, эшче һөнәрләрнең абруе турында фикер алышты.

«Республиканың күп тармаклы икътисады күпсанлы эшче куллар таләп итә. Шуңа да бездә югары квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Һөнәри белем бирү процессы мәктәп диварларыннан чыкканчы ук башлана. Бу мәсьәләдә WorldSkills кебек һөнәри осталыкны сыный торган чемпионатлар да зур роль уйный», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Билгеле, очрашуда икътисад, һөнәри үсеш турында гына сөйләшмәделәр. Студентлар парламент башлыгының гап-гади авылдан Дәүләт Советына кадәр үткән юлы, уңыш серләре белән дә кызыксынды. Беренче курс студенты Алмаз Хәмәтшинның шундый эчтәлектәге соравына җавап биреп, Дәүләт Советы Рәисе башта: «Минем кебек «Мөхәммәтшин» булырга аз гына калган икән сиңа да», – дип шаяртты. «Иң беренче чиратта, кешеләрне яратырга кирәк, Алмаз. Аларның ышанычын башкача яулау мөмкин түгел. Мин ирешкән уңышларда гаиләдә, мәктәптә алган тәрбия дә зур роль уйнады. Сезгә исә мин ялкауланмаска, белем алудан туктамаска, тәҗрибә тупларга киңәш итәм. Сез – бик бәхетле кешеләр. Мөмкинлекләрегез гаять күп, кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Алмаз, укып бетереп, диплом алгач килерсең, берәр урын карарбыз без сиңа», – дип өстәде Мөхәммәтшин, егет-кызларга бары уңышлар теләп.

Алмаз үзенең иҗат белән кызыксынуын да сөйләде. Парламент йортында Габдулла Тукайның «Сөбханалла, сөбханалла» шигыре дә яңгырады. Фәрит Мөхәммәтшин исә яшьләргә һөнәри яктан үсешкә генә игътибар итеп, рухи кыйммәтләр турында да онытмаска киңәш бирде.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатының финал алдыннан сайлап алу ярышларында Татарстан җыелма командасы барлыгы 157 компетенциядә көч сынашып, 64 медаль (20 алтын, 18 көмеш һәм 26 бронза) яулады һәм югары профессионализм өчен 45 медальонга ия булды. Чемпионатның финалы 8–12 сентябрьдә Саранск шәһәрендә узачак.

 

 

 


Фикер өстәү