20 елдан артык үсентеләр сатучы Ленар Әхтәмов: «Алдамаганга яраталар да инде мине»

«Ленар килгән икән!» Балтач кешеләре аны әнә шулай каршы ала. Атнаның өч көнендә, район үзәгендәге ачык базарга язын-көзен махсус эзләп килүчеләр дә күп үзен. Әллә кайчан үз кешегә әйләнгән инде ул. «Ни дисәң дә, егерме елдан артык киләм бит», – ди Ленар.

Әнә шул егерме елда ул саткан чәчәк-гөлләрне, агач-куакларны, үсентеләрне бергә җыйсаң, берничә зур плантация хасил булыр иде… Чөнки машина-машина үсентеләр төяп килә, бөтенесен диярлек сатып бетереп китә. Күз явын алырлык чәчәк-гөлләре белән әллә каян сатып алучыларны кызыктыра да, тәмле теле белән бер кемне дә буш җибәрми ул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы икән Ленар. КФУ тәмамлаган. Тик мәктәптә бер генә ел эшләгән. Китүенең сәбәбен болай аңлата:

– Мин студент чакта ук эшмәкәр идем инде. Беренче елларда базарга барып, чәчәк, җимеш агачлары-куаклар сатучыларны күзәтергә ярата идем, бу миңа бик ошый иде. Ә югары курсларда инде үзем дә розалар, аз-азлап булса да куак-агачлар сата башладым.

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы егете ул. Үзе шунда ук, Президент авылыннан мин, дип тә өстәп куя.

– Ни өчен нәкъ менә бу юнәлешне сайладың? – дим.

– Бетә торган эш түгел бу, мәңгелек бизнес. Шуңа, һич икеләнмичә, мөмкинлек чыгу белән үз эшемне булдырдым. Без илле сутыйлы участокта яшибез. Шунда барысы да сыйган: биш сутыйлы чәчәк теплицасы һәм питомник та бар. Әмма барысын да үзең генә үстереп бетереп булмый, Удмуртиядәге, Мичуринскидагы питомниклар белән дә эшлим.

– Ничә карасаң, синең янда кеше күп була, чәчәк сезонында бөтенләй камап алалар. Ә син бертуктамый сөйлисең, бөтенесен һәр кешегә әйбәтләп аңлатасың…

– Менә шуңа күрә яраталар да инде мине. Әйтик, менә хәзерге чорда кешеләрне агач-куаклар, үсентеләрне нәрсә белән, ничек эшкәртергә дигән сораулар борчый. Мин аңлатам да, препаратын да бирәм. Бер алган кеше, инде белеп, кабат шуны сорый. Кешене бер генә тапкыр алдап була, кабат ул синең янга килми. Тагын мине агачларның сортлары сортына туры килгәнгә яраталар дип беләм. «Ленар, синнән груша, алмагач алган идек, шундый күп итеп җимеш бирде», – дип тә әйтәләр. Мондый сүзләрне ишетү бик рәхәт…

Унбер район белән эшли Ленар Әхтәмов. Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, Питрәч… – иң ерагы Буа. Үзләрендә питомник булса да, Буада да мине көтеп торучылар, миннән алучылар шактый, ди ул. Чәчәкләр-гөлләр, җимеш агачлары, куаклар (декоративларны да) күпләп үстерсә-сатса да, Ленар үзен  танылган суган сатучы дип тә саный. «Күп еллардан бирле Нидерландтан кайтарып, 5–6 тонна, элегрәк әле унар тонна да була иде, орлыклык суган сатам. Уңышы да әйбәт була, авыруларга да бирешми дип яратып алалар», – ди.

Әле бу да Әхтәмовлар бизнесының икенче юнәлеше генә. Тагын аларның азык-төлек, машина запас частьлары кибетләре һәм шиномонтажлары бар.

– Сигез кешене эшле итсәк тә, гаилә бизнесы бу безнең, – дип дәвам итә Ленар. – Тормыш иптәшем Рузалия белеме буенча элемтәче булса да, барлык исәп-хисап эшләрен, документларны алып бара. Балалар да аның өстендә булды. Өч улыбыз, бер кызыбыз бар. Барысы да шушы эшләрдә кайнап үстеләр. Олысының Казанда үз бизнесы бар инде, төпчегебезгә ун яшь, ул да бик яратып көн дә теплицада мәш килә, заманча су сиптерү системасы булса да, «эшләргә кирәк бит инде», дип, лейка белән су сибеп йөри.

Сезон вакытында йокы күрмәсәләр дә, гаилә башлыгының күпчелек вакыты тәгәрмәчләр өстендә үтсә дә, ялгышып та зарлану сүзе ишетмәссең Ленардан. Яратып эшләү шушы буладыр инде…

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү