Штраф белән генә чикләнмиләр: тизлек арттыручылар җинаять җаваплылыгына тартылачак

Май ае – җәяүлеләр өчен аеруча куркыныч чор. Юл сагында торучылар шулай дип кисәтә. Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы биш елда республика юлларында нәкъ менә язның соңгы аенда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арта икән.

Быелның беренче дүрт аенда Татарстанда 21 җәяүленең гомере өзелгән. Аларның күбесе юлны тиешле урыннан чыкмаган булган. Ел башыннан бирле Татарстанда җәяүлеләр үзләре 20 мең тапкыр юлда йөрү кагыйдәсен бозган. Бу хакта юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстанның Хөкүмәт комиссиясе утырышында Россиянең ЮХИДИ Баш идарәсе башлыгы урынбасары, моңа кадәр республика инспекциясен җитәкләгән Ленар Габдрахманов хәбәр итте. «Җәяүлеләрне бәрдерү очракларын киметү өчен, республикада планлы рәвештә тротуарлар төзелә, юллар яктыртыла. Агымдагы елда 12 чакрым озынлыктагы 13 юл участогында тротуарлар төзеләчәк, 81 чакрым озынлыктагы 49 юл участогына яктырту җайланмалары куелачак», – диде бу атнада яңа вазыйфага билгеләнгән Ленар Габдрахманов.

Быел республиканың төбәк юлларында теркәлгән һәлакәтләр саны 20 очракка кимегән. Һәлак булганнар – 4 кешегә, имгәнгәннәр, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 45 кешегә азрак булган. Федераль юлларда хәлләр мөшкелрәк. Үлем-китем очракларының яртысы нәкъ менә зур юлларда теркәлгән. Быел Татарстанда автобуслар катнашындагы юл һәлакәтләре саны да кимегән. Саннар теленә күчсәк, ел башыннан бирле республика юлларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 11 очракка азрак теркәлгән.

Җәйге яллар чоры җитүгә генә түгел, мәгълүм вакыйгаларга бәйле рәвештә республикада транспорт ташкыны зураерга мөмкин. «Шуңа күрә моңа алдан әзерләнергә кирәк. Билгеле бер район территориясендә транспорт хәрәкәте көчәйгән шартларда транспорт куркынычсызлыгын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәк», – диде Ленар Габдрахманов.

Яшерен-батырын түгел, елның-елында юлларда исерекләр гаебе белән дә дистәләрчә юл һәлакәте теркәлә. Быел дүрт айда гына да рульдәге сәрхушләр 27 юл һәлакәте китереп чыгарган. Аларда бер кеше үлгән, 38 кеше имгәнгән. Шушы вакыт эчендә ЮХИДИ инспекторлары исерек килеш машина йөрткән 4 меңнән артык кешене тоткарлаган. Аларның 326сы исерек килеш икенче тапкыр рульгә утырган булган. «Юл фаҗигаләре саны кимесә дә, исерек йөртүчеләр мәсьәләсе элеккечә үк актуальлеген югалтмый. Бу проблеманы күзәтүче полиция хезмәткәрләре ярдәмендә генә хәл итеп булмас, ахрысы. Монда комплекслы эш алып барылырга тиеш», – ди Ленар Габдрахманов.

Бу урында Буа, Түбән Кама районнарын тәнкыйть сүзләре белән телгә алды ул. Полковник Габдрахманов фикеренчә, биредә алар гаебе белән килеп чыккан юл фаҗигаләре саны арткан, әмма җирле түрәләр куркыныч саннарны киметү өчен бернинди чара да күрмәгән.

Сүз уңаеннан, хәзер исерек килеш машина йөртүчеләр турында ЮХИДИ идарәсенең «Телеграм» каналына да хәбәр итәргә мөмкин. Алар республиканың һәр районында булдырылган. Ленар Габдрахманов фикеренчә, бу мәсьәләне хәл итүдә массакүләм мәгълүмат чараларының да өлеше зур. «Узган ел исерек хәлдә машина йөртүчеләрнең «хурлык тактасы»н булдырдык. Массакүләм мәгълүмат чарасында закон бозучы турында мәгълүмат белән беррәттән аның суд залындагы фотосы да басыла. Хурлыкка калу уңай нәтиҗә бирә – андыйлар гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре саны кими», – ди Ленар Габдрахманов.

Быел кагыйдә бозып каршы як юлга чыгучылар аркасында, 43 кешенең гомере  өзелгән. Бу – кеше үлеменә китергән аварияләрнең 84,3 проценты дигән сүз.  ЮХИДИ вәкилләре әлеге кагыйдә бозучыларга карата игътибарны арттыруларын әйтә. Быел 4 айда 5 мең машина йөртүчегә штраф салганнар. Шуларның 120се икенче тапкыр эләккән һәм машина йөртү таныклыгыннан колак каккан. «Икенче тапкыр эләккән һәм тизлекне кабат сәгатенә 60 чакрымнан арттырган өчен быелдан җинаять җаваплылыгы каралган», – дип искәртте Ленар Габдрахманов.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү