Минтимер Шәймиев кубогына көрәш турниры уза

12-14 май көннәрендә Актанышның «Батыр» спорт сараенда елның иң зур спорт чарасы — Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир узачак. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Турнирда Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 500 гә якын көрәшче бил алышачак.

 


Фикер өстәү