Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны Җиңү көне белән котлады

Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Малов һәм Людмила Березина бүген Җиңү көне белән котлаулар кабул итте. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каһарманнарга видеоэлемтә буенча шалтыратты. Ул аларның сәламәтлеге, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынды һәм ветераннарга Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең ветераннар — илебез кичергән зур тарихи вакыйгаларның шаһитлары. Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашып зур батырлыклар күрсәткән, безнең бәхеткә исән калган кешеләр. Сугыштан соңгы елларда алар илебезнең икътисадын күтәрү өчен фидакарь хезмәтләрен куйганнар», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Людмила Даниловна Әлмәттә яши. Ул Ватанны Ерак Көнчыгыш чигендә саклаган. Быел аңа 101 яшь тулган. Ветеранның ике баласы, өч оныгы, биш оныкчыгы бар. Сугыштан соң ул геологик-разведка идарәсендә эшләгән.

Казанлы Александр Михайловичка быел 96 яшь тула. Украина, Польша, Германия, Чехословакияне азат итү өчен зур сугышларда катнашкан. Җиңү көнен ул Берлинда каршылый. Сугыштан соң Малов МДУ журналистикасы факультетын тәмамлый һәм берничә китап яза, шуларның берсен кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында тәкъдим итте.

«Җиңү көне минем өчен, сугыш үткән кеше буларак, шатлык кына түгел. Минем янәшәмдә көрәшкән дусларым бар иде, һәм аларның күбесе Польша, Германия территориясендә һәлак булды. Бу көнне мин, беренче чиратта, дусларымны искә төшерәм, — дип хисләре белән уртаклашты ветеран.
Людмила Даниловна үзенә күрсәтелгән игътибаръ өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да Җиңү көне белән котлады.

«Ветеранга звонок» акциясендә барлык дәрәҗәләрдәге депутатлар катнаша. Бу көннәрдә шулай ук «Георгий тасмасы», «Җиңү байрагы», «Ветеран йорты каршында парад» һәм башка акцияләр узачак.
«Бердәм Россия» партиясе линиясе буенча Җиңү көненә күп кенә чаралар планлаштырылган. Мин чын күңелдән Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен бу бөек көн белән котлыйм. Аларга нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, активлык телим. Алар яшьләребезгә авыр сугыш еллары турында кыйммәтле мәгълүматләрне мөмкин кадәр күбрәк тапшырсын иде. Бигрәк тә Украинада, Донбаста, Луганскида барган хәлләр белән бәйле хәзерге сәяси вәзгыять фонында «, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү