Коммунизм утравы: Сихтермә-Хузангай авылында масштаблы төзелешләр бара

Әлки районында «коммунизм утравы» буларак даны еракларга таралган Сихтермә-Хузангай дигән авыл бар. Кайчандыр сүнеп-сүрелеп барган авыл бүген чәчәк ата, зур планнар белән яши, биредә масштаблы төзелешләр бара. Халкы эшле дә, ашлы да. Районда кеше саны артып баручы бердәнбер авыл буларак та игътибарны үзенә җәлеп итте ул. Моның сере нидә дә, хуҗалыкның үзенчәлеге нәрсәдә? Без шул сорауларга җавап эзләдек.

Чуашлар бишеге

Сихтермә-Хузангай авылында бары тик чуашлар гына яши. Сиктерме чуаш телендә бишек дигәнне аңлата. Бүген авылда 351 кеше гомер итә. Ә бит кайчандыр авыллар бетү куркынычы әлеге саланы да урап узмый. Яшьләр китә, авыл картая. Әле ярый бәхетләренә, Мари Иле Республикасындагы «Звениговский» җәмгыяте рәисе Иван Казанков авылдашларын ярдәменнән ташламый.

– Мари Иленнән Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлангач, миңа туган авылымнан кешеләр килде, – дип искә ала ул чакларны Иван Казанков үзе бер әңгәмәсендә. – Район башлыгы, башкарма комитет рәисе һәм авыл советы рәисе иде алар. Соңгысы минем туганым да әле. Гомумән, Сихтермәдә миңа һәркем кайсыдыр яклап туган булып чыга. Килделәр дә: «Авыл юкка чыга бит, ничек тә булса ярдәм ит әле, киңәш белән булса да», – диделәр. Ә нинди киңәш биреп була? Сүз белән теләсә нәрсә әйтергә мөмкин, ләкин акчасыз берни дә эшләп булмый. Безнең хуҗалык көчле иде. Уйладым да ярдәм итәргә алындым.

Шулай итеп, 2000 нче еллар башында «Хузангаево» җәмгыятенә нигез салына. Бүген әлеге хуҗалык – республиканың терлекчелек һәм үсемлекчелек белән уңышлы шөгыльләнеп килүче иң эре аграр компанияләренең берсе. Дүрт районда – чәчүлек җирләре, Әлки, Алексеевск һәм Чистай районнарында 11 меңгә якын мөгезле эре терлеге бар. Сөт, ит, җиде төрле ярма, көнбагыш эшкәртүдә дә алар Татарстанда алдынгылар рәтендә. Моннан тыш, токымлы атлар һәм сарыклар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Киләчәктә мараллар да алып кайтмакчылар.

– Иван Иванович Казанковка рәхмәттән башка сүз юк. Исән-сау гына була күрсен, – ди «Хузангаево» җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов. – Башка инвесторларга җирләр генә кирәк булса, ул беренче чиратта кеше, халык турында уйлый. Кайчандыр авыл үлеп бара, яшьләр китә, бер генә яңа йорт та төзелми иде. Ә бүген хуҗалык белән бергә авыл да чәчәк ата. 900 кеше эшле. Айга ике тапкыр хезмәт хакы алалар. Алга карап планнар төзиләр.

Авылның мәктәбе, чиркәве, яңа урамнары һәм зур планнары бар. Әле болардан тыш тирә-юньгә яхшы аты таралган офтальмология клиникасы да эшли.

Сыр заводы

Сезнең зур бүлмәдә рәт-рәт булып тезелгән киштәләрдә 132 тонна сыр сакланганын күргәнегез бармы? Ә безгә күрергә насыйп булды. Хуҗалыкның 2018 елдан бирле эшләп килүче сыр заводы иде бу. Күңелгә килгән беренче уй: әллә каян читтән керткәнне дә көтеп ятарга кирәкми, барысы да үзебездә җитештерелә бит!

Безне эш процессы белән таныштырып йөрүче технолог Алексей Красноперов сүзләре буенча, завод тәүлегенә 50 тонна сөт эшкәртүгә исәпләнгән. Әлеге вакытта 15 тонна сөт эшкәртеп, алты төрле 1,5 мең кг сыр ясыйлар.

– Яхшы, сыйфатлы сөтне үзебезнең фермалардан алып киләләр. Сыр ясау өчен антибиотиксыз, майлылыгы югары булган сөт кирәк. Аны бер көнне кабул итәбез дә икенче көнгә эшкәртә башлыйбыз. Сөтнең пастеризацияләнгән булуы мөһим. Шуннан соң сыр кайнату процессы башлана. Ул өч сәгать кайный. Аннан соң сыр түгәрәк һәм яссы формаларга салына. Алар прессланып, билгеле бер температурада һәм дымлылыкта саклана. Аннан соң сырлар ике тәүлек тозлана. Чираттагы этаплары – киптерү һәм төргәкләргә төрү, – дип аңлатты Алексей.

Ахырдан сырлар без күреп шаккаткан зур бүлмәдә өлгерүгә куела икән. Төренә карап, сырларның өлгерү вакыты төрлечә. Мәсәлән, «Россия» сырына өлгерү өчен – 60, «Тильзитер»га – 25, «Голландия» сырына 45 тәүлек кирәк.

– Безнең 800гә якын кибетебез бар. Өлгергән берен сатуга җибәрә торабыз, – ди белгеч. – Биредә февраль уртасыннан бирле өлгерә торган сырлар бар.

Алексей Красноперов әйтүенчә, илдәге соңгы вакыйгалар эшчәнлекләренә зур йогынты ясамаган.

– Бәяләрне элеккечә саклыйбыз. Җиһазларның, запас частьларның барысы да диярлек үзебезнеке. Оеткылар чит илдән кертелә иде. Аларны алыштырдык, – диде технолог.

Сырдан кала биредә атланмай да ясыйлар. Тиздән куертылган сөт заводы да ачарга ниятлиләр. Моның өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Боларга өстәп, авылда 1200 баш сыерга исәпләнгән ферма төзелеп ята.

Ярмалар

«Хузангаево» җәмгыятенең үсемлекчелек тармагы буенча да уңышлары зурдан.

– Без үзебез үстергән ашлык, техник һәм ярма культураларын үзебездә үк эшкәртергә тырышабыз, – ди Евгений Чугунов. – Бөртеклеләрдән – он, катнаш мал азыгы, көнбагыштан май алабыз. Үзебезнең пекарнябызда берничә төрле ипи, камыр ризыклары әзерләнә. Эшкәрткәннән соң ярмалар шулай ук сатуга китә. Бөртекле ашлык арткан очракта «Звениговское» җәмгыятенә генә бирәбез.

Җиде төрле ярма эшләү цехын без дә карап чыктык. Хезмәткәрләр әйтүенчә, бер сменага 5 тонна ярманы капларга тутыралар. Хатын-кызларның күпчелеге шушы авылдан килеп йөри, күрше-тирә авыллар, районнардан эшкә йөрүчеләр дә күп.

«Звениговский» бренды астында чыга торган көнбагыш маеның исә чистартылганын да, чистартылмаганын да җитештерәләр. Уртача алганда, 0,9 литрлы шешәлесен – 1200, 5 литрлысын 500 данә тутыралар. Бер сменага ким дигәндә 4 тонна май ясыйлар.

– Бары тик үзебездә үстерелгән көнбагышны сыгып май җитештерәбез. Әле июнь ахырына кадәр җитәрлек чималыбыз бар. Яңа сезон башланганчы җиһазларны карап, төзәтеп алырга да вакыт кирәк бит, – диде биредә эшләүче хезмәткәр.

Эшләгәнгә хөрмәт

Кыскасы, һәркемгә эш җитәрлек. Үзләренекенә дә, читтән килүчеләргә дә. Җәмгыятьтә барлыгы 900 кеше эшләсә, шуларның 480е – Хузангай җирлегеннән. Әле тагын кайсы хуҗалык өч ел эчендә үз эшчеләренә тулы бер урам  йортлар салып бирә? Ә биредә нәкъ шулай эшләгәннәр. Ягъни хуҗалык кешеләрне эшле генә түгел, баш өстендә түбәле дә иткән. Авылда шундый 40 йорт салынган. Тагын егерме йорт Алексеевск районында сафка баскан. Бөтенләйгә төпләнеп калган очракта, эшче йортны үзенә рәсмиләштерә дә ала икән. Эшчеләрнең яшәр урыннарын гына түгел, тамак якларын да кайгырталар. Көненә өч тапкыр бушлай ашату өстенә, хезмәттә сынатмаган, тырышып эшләгән эшчеләргә ай саен колбаса һәм итләтә премия бирәләр. Евгений Чугунов әйтүенчә, эшчеләрнең уртача хезмәт хаклары – 30 мең сум.

Гомумән, бер авылда берничә мәйданда зур төзелеш безнең өчен гадәти булмаган күренеш булды. Быел Сихтермә-Хузангай авылында «Уяв» чуаш милли бәйрәме узачак. Бар көчләрен әнә шуңа куялар әлкилеләр. Әзерлек зурдан. Тематик экспозицияләр, дүрт сәхнә, кунак йортлары төзү, ике күл янын матурлау кебек эшләр белән мәш киләләр иде. Авыл уртасындагы күлгә аккошларга кадәр җибәрмәкчеләр. Икенче мәйданчыкта да төзелеш гөрли. Анысы алты метрлы манаралы кирмәнне нигез итеп алган этно-туристик комплекс булачак дип аңлаттылар. Аны сафка бастырыр өчен «Хузангай» кооперативы хәтта бетон блоклар эшләп чыгара башлаган. Әлеге яңа тарихи-туристик үзәк булачак масштаблы корылманы ел ахырына ачарга планлаштыралар.

Кыскасы, килгән кунакларга горурлык белән күрсәтерлек эшләре дә, уңышлары да бик күп хузангайлыларның.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү