95 яшьлек Гаҗилә әби: Егылсам да, үзем торып киттем…

Һәр мәҗлеснең үзенә бер бизәге, үзенчәлеге була. 95 яшьлек Гаҗилә әби Атакаева бүген  юбилеена килгән кунакларны үзе язган шигырьләрен укып таң калдырды.

Гаҗилә апа әле дә матур-матур шигырьләр яза икән. «Егылсам да, үзем торып киттем…» – ди ул бер шигырендә, көчле рухлы булуын раслап.

Яшь чагында Иркутск якларында бетон да салган, көчле агымлы Ангара суында кер чайкаган. Озак еллар Казахстанда яшәп тә ныгыган якташыбыз. Шәл бәйләгән, юрган тышлары да теккән. Әле дә тегү машинасын еш «кабыза». Аны, өч көн чиратта торып, 1950 елда Иркутскида алган булган.

– 13 яшемдә атка сука тагып, җир сөрдем, – ди бүген Чирмешән районындагы Югары Кәминкә авылының иң өлкән кешесе. – Иртәнге сәгать өчтә эшкә керештек. Ашыйсы килә башлый. Сәгать 10да гына нәрсәдер алып киләләр иде.

– Без Казахстанда яшәгәндә өч сыер, җиде ат, кырык-иллешәр баш сарык һәм кәҗә асрадык, – ди юбилярның Кара Чишмәдә яшәүче кызы Гөлнур Шәкүрова. – Әти дә, әни дә уңган булдылар, безне эшкә өйрәтеп үстерделәр. Мин өченче сыйныфта укыганда ук сыер сава башладым. Хәтерлим әле: әни Татарстандагы туганнарга кәҗә мамыгы җибәрә, ә безгә посылка белән бал килә иде.

Искитәрлек: 95 яшьлек әби былтыр да бәрәңге бакчасында чүп утап балаларына булышкан. Әле бит аның бер аягы юк. Җирдә шуышып, инде 18 еллап шулай эшләгән. Хәзер коляскада гына хәрәкәтләнсә дә, тик торырга читенсенә, тегү эшеннән тәм табып яши икән.

Атакаевлар Югары Кәминкәгә 25 ел элек кайтып төпләнгәннәр. Тумышы белән Чуашстан кешесе Минаҗетдин абзый 2007 елда вафат булып, монда җирләнгән. Хәзер карчыгы Гаҗилә әби күбрәк янәшәсендәге улы Минсәгыйть, килене Лидия тәрбиясендә.

– Без аларга, аеруча җиңгәбез Лидиягә бик рәхмәтле, әнине карау мәшәкатьләре иң элек аларга төшә, – ди әнисенең юбилеена Кара Чишмәдән килгән Мөзәянә Минапова. – Биш туганым булуга да сөенәм.

Сүз уңаенан шунысын да әйтик: Лидия Атакаева – немец милләтеннән.

– Югары Кәминкә халкы мине яхшы кабул итте, – ди ул. – Еш кына мәҗлесләргә чакыралар, аларга барам, дисбе тартам, намаз да укыйм. Бераз кыенрак булса да, татарча аралашам.

Сәгыйть һәм Лидия җиде бала үстергәннәр, алтысы, шөкер, исән-саулар.

Гаҗилә Атакаевага муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Шәмсетдинов Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерде, бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев та матур теләкләрен юлладылар. Сыйлы, күркәм табын янында башкалар да сүз алды.

– Без Гаҗилә апа шигырьләреннән альбом да ясадык, – дип мактанды мәдәният йорты хезмәткәре Рабига Фатыйхова.

– Сезгә дә минем кебек картаерга язсын, – ди юбиляр. Шуңа исем китә: бу кадәрле кунак безне ничек табып килгән дип гаҗәпләнгән булды.

Беләләр, беләләр, табалар сезнең кебекләрне, Гаҗилә апа!

Кадыйр Гомәров.

Чирмешән районы Югары Кәминкә авылы


Фикер өстәү