«Мин әле дә егерме биштә, бары исән генә түгелмен…»

Авыл капкаларына кадакланган кызыл йолдызларны күргәнегез бармы сезнең? Ә аларның сөйләшкәннәрен? Минем бар. «Кешеләрнең капкаларына күктән йолдызлар төшеп кунган, ә безнең матур капкабызга юк», – дигән балачак уйлары ераклашып, үсә төшкәч, дөньяның асылына төшенә башлагач. Ил чигеннән күзгә күренмәс ераклыкта урнашкан туган төбәген саклар өчен хәләл каннарын агызган авылдашларымның батырлыгын, фидакарьлеген, исән-сау әйләнеп кайтканнарының тыйнаклыгын икенче яссылыкка салгач. Йолдызлы капкалар яныннан үткәндә, күңелегез пәрдәләрен ачырга онытмагыз, ишетми калмассыз…

***

–  Исәнме, күрше!

–  Шөкер! Олыгаям, ә син һаман да япь-яшь, тик…

– Кыенсынма, хакыйкатьтән кыенсынырга ярамый: әйе, мин әле дә егерме биштә, бары исән генә түгелмен.

– Эх, бу каһәр суккан сугыш!

– Яши-яши, бер бездән генә тормаган әйберләрнең да булганына инангансыңдыр.

– Алтмышны уздым бит, әзме-күпме дөньяның серләренә төшендем кебек. Йөрәк әрневен генә туктатып булмый, сугыш ярасы гомерлеккә салына икән.

– Яра дигәннән, искә төшерүем өчен гафу ит, баш өянәкләрең еш кабатланамы?

– Ай саен, күрше. Арада бик көчлеләре дә булып китә. Дәваханәдән соң бераз җиңеләйгән кебек тә, барыбер кире әйләнеп кайта.

– Зөләйхага да җиңел түгелдер. И-и, мин әйтәм, бик чая иде ул синең…

– Чая гына түгел, түзем дә булып чыкты Зөләйхам. Ничә еллар буе инвалид ир көен көйләп яшәве җиңел түгел икәнлеген чамалыйсыңдыр…

– Зөләйхаларыбыз булганга, җиңү яулангандыр да.

– Син хаклы, күрше! Синең Зөлайхаңның да минекеннән калышкан җире юк иде бит. Үзе чибәр, үзе уңган, сабырлыгы гына ни тора! Гомере буе исемеңә тап төшермәде, синнән башка берәүдән дә наз-иркә күрмәде. Сугышка кадәр туган ике улың, бер кызың ятимлекне татымасын өчен бөтен көчен салды.

– Сезгә рәхмәтләрем чиксез, күрше генә булсагыз да, тугандай якын итеп, ярдәмегездән ташламадыгыз. Йортыбыз янгач, әллә күпме вакыт үзегезгә сыендырып торганыгызны, Зөләйхаң калага барса, балаларыбызга пардан кием-салымын алып кайтканын, киез итекләреңне аягыңнан салып, безнекеләргә бирүләреңне, тагын-тагын әллә күпме яхшылыкларыгызны онытырга мөмкинме соң?! Аларның хәлен җиңеләйтер өчен, җир асларын тишеп чыгардай була идем!

– Бергә үскән, бергә ярлар сөйгән, бер җырларны көйләп йөргән егетләр ич, без, үзең миннән дә уздырып та җибәрер идең!

Күз яшьләренә буылып, капка төбеннән кузгалып китмәкче идем, илаһи моң тавышы мине яңадан урыныма утыртты.

Ай югары, ай югары,

Айга менәсем килә.

Айга менеп, түбән кaрап,

Сине күрәсем килә…

Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилее алдыннан капкаларга кадакланып киткән ике йолдызның күңеленнән агылган моңын мин генә түгел, бөтен галәм тын калып тыңлады. «Зөләйха» җырын, сөйгәннәре шул исемне йөрткәннәр генә, бәлки, шулай йөрәккә җиткереп көйли торгандыр? Әллә аңа иртән кызарып чыккан таңның, кичен кызарып сүнгән шәфәкъның сихри матурлыгы, һәр мизгеленең мәгънәсе, юанычы, зәвыгы, бер генә була торган яшьлек язы авазлары салынганмы? Бәлки, бу илаһи җыр бирелгән гомерне сугыш-михнәтләрсез, югалтуларсыз, шатлык-сөенечләрдә, тиң ярың белән гаиләдә балалар тәрбияләп, тыныч ил-җирләрне гизеп, яраткан һөнәреңә ия булып яшәү ноталарыннан торадыр? Җавап табуы кыен. Тик шулай да бер әйбер аермачык булып ярылып ята: ул да булса – сөю, мәхәббәт, ярату. Шушы мөкатдәс хисләр кешеләргә канатлар тагып, күкләргә күтәрә, күңелдә җыр-моң яралта, амбразураларга ташландыра, бозлы котыпларны эретә. Шушы мөкатдәс хисләр хыянәттән саклый, үлемне җиңә, хәтта җанны фида кылдыра.

Ике йолдызның берчә моңланып, берчә гәпләшеп алуларына башка йолдызлар да кушылды. Киләчәк буынга әйтер сүзләре дә бар иде аларның.

Зур корбаннар һәм чиксез газаплар бәрабәренә яуланган Җиңү байрагына тап төшермәгез! Тыныч тормышның, гаиләгезнең, якыннарыгызның кадерен белегез, гомерләрегезне заяга үткәрмәгез! Яшәүне әзер бүләк дип кабул итсәк тә, адәмчә яшәр өчен, бик күп хезмәт салырга кирәк. Һәр көн тырышлык сораганын белеп яшәгез. Бөтен акыл ияләренең сүзләрен укып та, ятлап та бетереп булмый. Ләкин яхшыны яманнан аера бел, вөҗданыңа хыянәт итмә, Туган илеңне сөюдән беркайчан да туктама, шул вакытта ул да сине сөяр!

Йолдызлы капкалар (Люция Әблиева)


Фикер өстәү