Риман Гыйлемханов: «Инде яңа һәйкәлләр генә калкып чыкмасын!»

Бөек Җиңү көне ил тарихында аерым урын алып тора. Тик илдә җитәкчелек һәм җитәкчелеккә бәйле рәвештә идеология үзгәреп тору нәтиҗәсендә аның әһәмияте, абруе бер артты, бер кимеде.

1945 елның 8 маенда СССР Югары Советы карары нигезендә 9 Май – ял көне дип игълан ителгән иде. Әмма 1947 елдан 1965 елга хәтле Җиңү көнен зурлап билгеләп үтү тукталып торган. Мондый «озын тәнәфес»нең сәбәбен төрлечә аңлаталар. Беренчедән, сугыштан соң бөтен халык илне торгызу уе белән янганда, бәйрәм кайгысы булмаган, диләр. Тагын бер фараз буенча, сугыштан соң маршал Жуковның дәрәҗәсе бик күтәрелгән һәм бу Сталинның абруена сугар дип шикләнгәннәр, имеш. Георгий Жуковны юкка гына «маршал победы» дип атамаганнар бит.

Хакимияткә Хрущев килгәч, аңа, 9 Майны ял көне итүне сорап, халыктан гозерләр ява башлый. Тик ул халык сүзенә колак салмый, чөнки хакимлеккә килүгә иң беренче эш итеп Сталинның шәхес культын фаш итте. Ә халык Бөек Ватан сугышында җиңүне Сталин исеме белән бәйли. Совет солдатлары юкка гына «За Родину, за Сталина!» дип утка кермәгән бит! Кыскасы, хакимлеккә Брежнев килгәнче 9 Май көне зурлап бәйрәм ителми. Леонид Ильич үзе дә хәрәкәттәге армиядә була һәм сугышны генерал-майор дәрәҗәсендә тәмамлый. Мондый шәхеснең Җиңү көненә мөнәсәбәтен аңларга була, 9 Май янә ял көне дип игълан ителә.

Нәкъ шул елларда Татарстан авылларында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл-обелисклар калкып чыга башлады. Ул елларны мин мәктәптә укый идем. Һәйкәлләр салуны, мөгаен, Бөек Җиңүнең 20 еллыгына туры китерергә теләгәннәрдер. Зур эшләрне юбилейларга бәйләп башкару – бездә элек-электән килгән матур бер гадәт инде. Монысын сүз уңаеннан гына яздым, ә менә һәйкәлләрне халык үзе ясавына аерым тукталасы килә. Аларны сугыш ветераннары үзләре калкытты. Минем туган авылым Субаш Атыда, мәсәлән, һәйкәлне сугышта бер кулын имгәтеп кайткан Һидият абый салды. Ул мич чыгаручы иде. Күрәсең, үз эшенең остасы булганга, һәйкәл салуны аңа йөкләгәннәрдер. Бу хакта мәрхүм әтием Солтан, шулай ук сугыш ветераны, шигырь дә язган иде. Шигырьдә мондый юллар да бар:

Скульпторы гади ташчы аның,

Бер кул белән кайтып сугыштан,

Кире калкыткан менә бу һәйкәлне

Гади таштан, гади цементтан.

Әйе, бик гади иде ул һәйкәл. Әмма анда бәйсезлек өчен утны-суны кичкән авылдашларымның күңел җылысы саклана кебек. Һәлак булганнарның исемлеген язганда әтием дә, сугышта уң кулы гарипләнгән, шуңа күрә сулагайга әйләнгән Гыйльмиҗан да, самолетта янып гарипләнгән укчы-радист Әнәс абый да исемлектәге һәр авылдашлары турында озаклап-озаклап сөйләшәләр иде. Җиңү көне якынлашкан саен шул сөйләшүләр искә төшә. Әле һәйкәл ачылганчы ук аның тирәсенә халык килә иде. Күз яшьләрен көчкә тыеп, исемлекне барлыйлар, һәлак булганнар турында истәлекләр уртаклашалар иде алар.

Безнең артык зур булмаган Субаш Аты авылыннан гына да сугышта 150 кеше һәлак булган, бу – йорт саен бер үлем дигән сүз. Әйтүләренчә, әлеге исемлек тулы түгел әле. Баштарак әсирлектә булганнарның, хәбәрсез югалганнарның исемнәрен язу тыелган. Еллар узган саен исемлек тулылана бара, һәйкәлләрнең рәвеш-кыяфәтләре дә үзгәрә, кирпечләрне мәрмәр ташлар алыштыра. Аларга сугыштан исән-сау кайтканнарның, тыл батырларының исемнәрен дә яза башладылар. Халык хәтере әнә шулай мәрмәр ташларга да уела башлады. Һәйкәлләр – хәтер яңарту урыны, алар – тарихның шаһитлары.

Ирексездән, бүген дөньяда барган күңелсез вакыйгалар күз алдына килә. Европаның кайбер илләрендә әлеге «тарихи шаһит»ларны юк итү бара: һәйкәл-обелискларны вата-җимерәләр. Бөек Ватан сугышын һәм аның нәтиҗәләрен бөтенләй башкача бәяли башладылар. Хәер, бу сәясәттә әллә ни яңалык юк. Икенче Бөтендөнья сугышында безнең союзник саналган Америка белән ике арадагы мөнәсәбәтләр 1946 елда ук үзгәрде: СССР белән АКШ арасында салкын сугыш башланды һәм аның бүгенге көнгә хәтле тынганы да юк. Мәгълүмати сугыш киң колач алды, ишетүемчә, әлеге сугыш өчен Пентагон тәүлегенә 1,5 млн доллар акча бирә икән. Мәгълүмат кыры ялган белән тулды. Пычрак тиз йога бит ул, әмма аннан арыну озак.

Безнең күз алдыбызда фашизмның бөтен сыйфатлары шәйләнә, мин үзем бер генә халыкны да гаепләмим, Ходай Тәгалә һәр кешене тигез яраткан, дим. Хикмәт бары тик җәмгыятьтә нинди идеология хөкем сөрүендә.

Авылларда еш булам мин. Халык Украинадагы хәлләр белән бик кызыксына. Кайчандыр союздаш булган илләрдә тарихи һәйкәлләрне җимерү авыл кешесенең башына сыймый. Үзебезчә, авылча итеп: «Ничек куллары корымый икән?» – диләр. Зур сәясәт – алар өчен ят нәрсә, бөтен теләкләре «Сугышлар гына булмасын!» дигән өч сүздән тора. Безнең авылда сугышта катнашканнарның берсе дә исән түгел инде. Соңгы ветеран минем әти иде.

…Һәйкәл янына быел да илнең иминлеге өчен көрәштә һәлак булганнарның, яу кырыннан исән-сау кайтып сугыш яраларыннан бик иртә дөнья куйганнарның балалары, оныклары, туганнары килер. Аларның саны инде ишле булмас. Әмма хәтер яшәр, әгәр һәр буын аны яңартып торса, диюем.

Соңгы сүз итеп: «Инде яңа һәйкәлләр генә калкып чыкмасын!» – диясе килә.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү