Шәҗәрә төзү: ничек, нәрсәгә, ничә сум?

Үз гомерендә бер тапкыр булса да кешенең: «Минем ата-бабаларым кем булган?» дигән сорауны бирми калганы юктыр, мөгаен. Соңгы вакытта бу сорауны биреп кенә калмыйча, гаилә тарихын, нәсел-нәсәпләрен ачыклаучылар, өйрәнүчеләр артуын күзәтергә мөмкин. Бу – модамы, тарихи үзаң уянуымы, киләчәккә мирас калдыру теләгеме? Нәсел шәҗәрәсен барлауны нәрсәдән башларга? Бу ни өчен шулай әһәмиятле? Шул сорауларга җавап эзләдек.

«Нәсел барлау туганлык көчен ныгыта»

Шәҗәрә төзү белән барысы да кызыксына. Бу теләк бервакыт югалып, басылып торган иде, дип әйтә алмыйм. Кеше шәҗәрә ясау мәсьәләсенә дә тиктомалдан гына килми. Моңа йә үзенең гаилә коруы, йә башка сәбәпләр, шул исәптән сәламәтлек белән бәйле сораулар барлыкка килү дә йогынты ясый ала. Тамырларыбыз белән без мәңгегә бәйле, аны үзгәртеп булмый, ди «Туганнар» проекты оештыручысы, шәҗәрә төзү буенча консультант Диләрә Гафиятуллина. Белми әйтмәс, чөнки үзе дә моның никадәр җаваплы, кирәкле эш икәнен яхшы аңлый. Аның белән нәсел тамырларын өйрәнүне нәрсәдән башларга дигән сорауга җавап эзләр алдыннан, бу саваплы да, катлаулы да эшкә ничек алынуын искә төшерәбез.

Диләрә Гафиятуллинага нәсел-нәсәпне барлау темасы мәктәп елларыннан ук таныш. Югары уку йортын тәмамлаганда, диплом эшен дә шул мәсьәләгә багышлаган: Габдулла Тукай шәҗәрәсенең сәнгати бизәлешен ясаган ул!

Шәҗәрә төзергә исә… бар нәрсәдә тәртип ярату сыйфаты да этәргеч ясагандыр. Гаиләсендә бик күп документ, фотосурәтләр саклана икән. Диләрәнең, иң элек, әнә шуларны бер тәртипкә саласы килгән. Шуннан соң үз шәҗәрәсен төзергә алынган да инде. «Әти-әни ягыннан нәсел агачларын ясап берләштердем. Кияүгә чыккач, ирем ягыннан нәсел агачын ясадык. Туганнар да бу эшебезне хуплады. Без, гомумән, әби-бабай белән авылда үскән буын. Алар белән үсү дә бу мавыгуыма тәэсир иткәндер. Кеше бит киткәндә үзе белән хатирәләрен дә алып китә. Аларны саклап каласы килде. Ә бабаем сөйләшергә ярата торган кеше иде. Хәзер инде ике яктан да әби-бабаларым юк, әмма истәлекләре яши, шөкер. Аудио-видеоязмаларны тыңлау, карау әле дә күңелгә рәхәтлек бирә, кабат әби-бабай белән чәй эчеп утыргандай булам», ди ул.

Әлбәттә, һәр яңа эшкә алынганда белем, аз булса да тәҗрибә дә зыян итми. Диләрә үз шәҗәрәсен төзер алдыннан Татарстан Милли архивында махсус лекция тыңлый, китаплар укый, махсус курс уза.

Шунысы да бар: шәхси шәҗәрәбезне ясау өчен миңа архивта утырырга туры килмәде. Иң сөендергәне дә шул: гаиләбездә бик күп мәгълүмат сакланган, 7–8 буынга кадәр исемнәр, мөһим даталарга кадәр мәгълүмат билгеле. Әлеге мәгълүматны берләштерергә, нәселебезнең һәр әгъзасын үз урынына куясы килде. Гаиләдә сакланган документларга нигезләнеп эшләдем, диде Диләрә. Шулай итеп, әти-әнисе ягыннан шәҗәрәне – бер елда, ире ягыннан буыннар чылбырын 3–4 айда төзеп чыга.

Шәҗәрә ясау Диләрәгә туганнар санын ишәйтүгә дә булышкан. Әйтик, нәсел агачын төзегәндә, Диләрә бабасының сөйләгәннәрен язып барган. Ул өченче буын бабасының 11 хатыны һәм 21 баласы бар дип мәгълүмат китергән. Эзләнә торгач, әлеге кызыклы мәгълүматка ачыклык кертерлек туганнарын табалар. «Википедия» аша! Кунакка дәшеп, тагын да күбрәк мәгълүматка ия булалар. Өченче буын бабасының хатыннары 11 түгел, өчәү булган икән. Балалар саны исә – 11. Яңа туганнар дә шәҗәрәдә урын алган: бу мизгелдә нәсел агачы 100дән артык кеше белән тулыланган!

Гомумән, нәсел-нәсәпне барлау туганнар арасындагы җепне ныгыта, суынган араларны җылыта, ерагайган араларны якынайта икән. Диләрә моны үз мисалында да яхшы белә. «Бу эшне башлап җибәргәч, кунакка йөрешүләр ешайды. Бу тәҗрибә безне якынайтты», – дип сөенә әңгәмәдәшебез. Хәзер аларның шәҗәрәсе өч метрдан артып киткән кәгазьне биләп тора, 12 буын вәкилләре билгеле.

Булган тәҗрибәсе белән Диләрә социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Туганнар» дигән махсус сәхифәсе бар аның. Биредә шәҗәрә ясарга теләүчеләргә курс рәвешендә үз киңәшләрен бирә ул.

Эшне нәрсәдән башларга?

Иң элек – үзегездән, ди Диләрә. Мин моны гел әйтәм. Әгәр дә без шундук ерак әби-бабайлардан башлыйбыз икән, эшебез нәтиҗә бирмәячәк. Ә менә кеше башта үзен сурәтләсә, хатынын, ирен, балаларын, гомумән, шәҗәрәне үзеннән үстерә башлагач, эш күпкә җайлырак барачак. Нәсел шәҗәрәсен ясаганда өскә таба барабыз. Шулай үстерә башлагач, нәсел агачының киңлеге дә, сезнең нәселдәге урыныгыз да шәйләнә башлаячак.

Шәҗәрә төзергә теләүчеләргә Диләрә Гафиятуллина түбәндәге мәгълүматны истә тотарга киңәш итә.

– Башта «Ни өчен шәҗәрә төзим?» дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Җавап кешене кызыксындырырга тиеш, максатка илтүче булсын ул. Нәселе хакында мәгълүматны нәрсә өчен җыюын аңлаган кешенең эше нәтиҗәлерәк барачак. Аннан, нәсел агачын бүген утырдым да бетердем, дип эшләп чыгып булмый бит. Ул күп вакыт таләп итә.  Аны беркайчан да бетми торган эш дип тә әйтергә мөмкин. Шуңа күрә бу эштә «арадашчы нокта»лар булдырырга киңәш итәм. Ягъни нәсел шәҗәрәсен төзегәндә ниндидер максатлар куеп, аларга ирешеп, шуны күреп куанырга кирәк. Мәсәлән, өч айлык вакыт билгелим, шул вакыт аралыгында әни ягыннан туганнар белән аралашам, нәселнең шул буынын өйрәнәм. Максатның нәтиҗәсен күрү бөтенләй икенче төсмер бирәчәк. Икенче адым – әти ягыннан шул ук эшне башкару. Аннан берләштерү, аннан шәҗәрәне бастыру… Һәр кечкенә максатка ирешкәч, аны ничек тә булса билгеләп үтәргә дә була. Әйтик, җыелышып бәйрәм оештыру, бүләк бирешү! Гомумән, зур эшне кечкенә адымнарга бүләргә кирәк. Шул юлдан җайлап, акрын гына барырга. Минемчә, бу юлдан үзең генә бару кыен. Бу эштә үзегезгә булышучылар, фикердәш булырлык кешеләр табарга киңәш итәм, – дип аңлатты Диләрә.

Белеп тор!

Диләрә Гафиятуллина башкаларның нәсел-нәсәбен өйрәнү, эзләнүләр белән шөгыльләнми. Әйткәнебезчә, аның курсын узучылар үзләре шәҗәрә төзи. Диләрә аерым хезмәт буларак шәҗәрәне электрон рәвешкә күчерү белән шөгыльләнә.

Кешеләрнең үз нәсел-нәсәпләрен шәхсән өйрәнергә алынуларының тагын бер сәбәбе итеп акчаны янга калдыруны атарга буладыр. Ник дигәндә, профессиональ генеалоглар бу эш белән бушка шөгыльләнми. Нәселең шактый тармаклы булса, акча да күбрәк таләп ителәчәк дигән сүз. Саный китсәң, миллионнар теленә дә күчәргә мөмкин хәтта.

Генеалоглар, мөрәҗәгать итүчегә карап, шәҗәрә эшенә төрлечә алына. Билгеле, нәсел агачын булдыру вакыты да кешесенә карап аерыла. Әмма белгечләр таянып эш итә торган кагыйдәләрнең төп өлеше үзгәрешсез кала.

Нәсел барлау ике чыганакка таянып алып барыла. Бу «Ревизия язмалары» («Ревизские сказки») һәм «Метрика кенәгәләре» («Метрические книги»). Әлеге документлар архивта саклана. Моннан тыш волость идарәсе, губернатор канцеляриясе документлары, авыл җыеннарыннан калган документларга мөрәҗәгать итәргә була.

«Ревизия язмалары»нда XVIII гасыр – XIX гасырның беренче яртысында Россиядә уздырылган халык санын алу нәтиҗәләре саклана. «Метрика кенәгәләре»ндә исә Россиядә XVIII гасырдан башлап 1918 елга кадәр гражданлык хәле актларын (туу, үлү, никахлашу, аерылышу) рәсми теркәп барганнар.

Мәсәлән, сугыш вакытына туры килгән гаилә әгъзалары турындагы мәгълүматны махсус форум, сайтлар аша эзләргә мөмкин булуын искәртә генеалоглар. Елдан-ел андый базалар тулылана, яңалары ачылып тора. Архивка мөрәҗәгать итеп, тарих төпкелендә шәхсән казынырга да мөмкин. Бу эшне профессионаллар башкарса, әйбәтрәк, билгеле. Күпчелек документлардагы мәгълүмат элеккеге язуда (әйтик, гарәпчә) саклана бит. Аларны укый белгән кешеләр кирәк. Бу да түләүле. Гадәттә, архивка документлар соратып мөрәҗәгать итү берничә айга сузыла.

Нәселнең 1920 елдан соң туган вәкилләрен табу өчен ЗАГСка барырга кирәк. Документлар шунда саклана. Шунысы да бар: Татарстан архив документларының кайсылары башка төбәкләрдә (Уфа, Киров, Самара) дә саклана. Татарстан дәүләт архивында 1720 елларга кадәрге документларны табарга була. Тагын да борынгырак документларны Мәскәүдә урнашкан «Российский государственный архив древних актов»тан эзләргә кирәк.

Сан

(уртача бәяләр)

100 кешегә кадәр шәҗәрә төзү – 9 мең сум. Кеше саны арткан саен, бәя дә үсә. Эзләнүләр алып барган, архивта утырган кешеләр нәселнең 100 елына уртача 100 мең сум ала. Бу – бер нәсел ботагы.

Зөһрә Кәримова, практик психолог, психология фәннәре магистры:

Нәселебез булмаса, без булмас идек. Нәсел – ул безнең бөтенлегебез. Кызганыч, күпләр үз нәселен, ата-анасын кабул итә алмый. Күпчелек очракта ата-анасына булган үпкәләр гафу ителми. Ә бит нәселне белү – үзеңне белү ул. Димәк, син проблемаларны, аларның ник килеп чыкканын, сәбәпләрен ачыклый аласың. Безнең үз-үзебезне тотышыбыз юктан гына бар булмаган. Моңа без ата-анадан өйрәнгән. Аларга исә үз ата-аналары моны сеңдергән. Һәм шулай нәсел буенча дәвам итә. Әгәр син үз нәселеңне белсәң, димәк, син куркуларың белән идарә итә, эчтәге максатларны үзгәртә алачаксың. Нәсел ул тормыштагы барлык өлкәләргә дә йогынты ясый: хәтта каршы җенес белән мөнәсәбәтләргә дә, финанс мәсьәләләренә дә! Дөнья һәм җәмгыять белән мөнәсәбәтләр турында әйтмим дә инде. Эчтә утырган сәләтләребез дә юктан бар булмаган. Бу да нәселебездән килә. Боларның барысын да белсәк, тормышта кулланыр идек.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү