Халык синоптигы: “Бәрәңге туфрак җылынмыйча тишелми”

Күпләр май бәйрәмнәрендә бәрәңге утыртты. Әле өлгерми калучылар да бар. Баксаң, бәрәңге җир җылынмыйча тишелми икән. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче синоптик Әмир Шәрәфиев шулай, ди. Аның сүзләренчә, әлегә явып торган яңгырлар бик шифалы.

–Хәзер кеше ашыга. Туфрак җылынганны да көтмичә бәрәңге утыртып куя. Күрше Салавыч авылында апрельдә утырттылар инде. Августта казый да башлыйлар. Безнең әниләр җиргә салкын кергәч кенә бәрәңгене алырга кирәк дип әйтә иде. Шулай эшләгәндә кабыгы коры була, череми икән. Әмма ничек кенә һәм кайчан утыртып, кайчан алсаң да бәрәңге уңасы булса, уңа ул, – ди ул.


2 фикер

  1. Олы белемләнеп, Аллаһтан узып, белер-белмәс гадать итеп утырмасын иде! Фаразларының яртысы да туры килми бит

    1. Нишлэп Аллахтан узсын ул.гомер гомергэ аксакаллар сузенэ колак салып яшэгэннэр.гел кешене гаеплэп тормагыз инде

Җавап Отменить ответ