Яз ахырының суык килүе бакча эшләрен тоткарлый. Ләкин инде шушы араларда халык кыяр, помидор, татлы борыч үсентеләрен тәрәзә төпләреннән теплицага күчерү, ә инде кишер, суган кебек салкыннан курыкмаучы яшелчәне ачык туфракка утырту белән мәш киләчәк. Мул уңыш җыеп алу өчен, бу эшләрне ничек дөрес итеп башкарырга? Россельхозцентр филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге башлыгы Гүзәл Хөсәенова әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга ярдәм итте.
Теплицадагы туфракны әзерләү. Күпләр бу эшне көздән үк башкарып куюны хуп күрә. Әмма аны язын да әзерләргә мөмкин. Иң элек, туфракны корткычлардан зарарсызландыру өчен, теплица эчендә күкерт шашкасы яндыру кирәк (1 м3 мәйданга 60–80 грамм күкерт исәбеннән). Үрмәкүч талпаннары күренсә, күкерт микъдарын 150 граммга җиткерергә. Бу эш ишек-форточканы ябып, ярыкларны томалап башкарыла. Шуннан соң теплица стеналарын юып, сөртеп алу зыян итмәс. Ник дигәндә, пычрак стена аша үсентеләргә кояш нурлары начаррак төшәчәк.
Җирен казыганчы, тирес, торф, агач көленнән тыш, туфракны зарарсызландыру һәм үсемлек калдыкларын черетү өчен, «Триходермин Нова» биофунгициды (30 г/1 м²) кертү әйбәт. Туфракны алыштыруга килгәндә, бу – авыр гына түгел, шактый ук нәтиҗәсез эш. Үсентеләр анда барыбер начар үсәчәк. Иң яхшысы – 5–6 елга бер мәртәбә теплицаның урынын алыштыру. Шуңа күрә аны, нигезгә урнаштырмыйча, җиргә генә утыртып куюдан да яхшысы юк.
Помидор һәм борыч утырту. Көзен туфракка тирес кертелмичә калса, черемә һәм көл катнашмасы (бер чиләк компостка 1,5 стакан көл исәбеннән) әзерлибез. Помидор утыртыласы чокырларга бер-ике уч шушы ашламаны салып чыгабыз. Кыска сабаклы сортларны рәт арасын – 60 см, үсемлекләр арасын – 30 см калдырып утыртабыз. Озын сабаклылары өчен 70×30 см яки 70×50 см схемасын кулланабыз. Помидор төпләрен черемә, компост яки торф белән мүлчәлибез. Үсентеләрне болытлы көндә – төштән соң, кояшлы көндә кичен утырту хәерлерәк булыр.
Утыртканнан соң 10 көн эчендә томат үсентеләренә су сибәргә ярамый, юкса тамырлары зәгыйфь булып, бөтен көчен сабакка бирәчәк.
Татлы борычка килсәк, салкын туфракны яратмаганлыктан, аны биегрәк түтәлгә (туфракны 25–35 сантиметрга күтәреп) утырту ягын карарга кирәк. Теплица туфрагы зарарсызландырылмаган очракта, үсентеләрне күчереп утыртырга 5 көн кала, туфракка бакыр купоросы эремәсе (10 литр суга 1 аш кашыгы бакыр купоросы) бөркүдән дә яхшысы юк. Туфрак ашланмаган булса, үсенте утыртыласы һәр чокырга берәр уч черемә, чәй кашыгының өчтән бер өлеше күләмендә суперфосфат салып, туфрак белән катнаштырырга, шуннан соң 1–1,5 литр күләмендә алсу төстәге марганцовка эремәсе сибәргә кирәк.
Рәт араларын да, үсентесе араларын да 40 сантиметр калдыру борычка бик әйбәт үсү мөмкинлеге бирә.
Шахмат тәртибендә утыртканда, үсентеләрне карау һәм тәрбияләү җиңелрәк булачак.
Кишер утырту
Кишер чәчүгә аерым игътибар кирәк. Иң элек орлыкларның сыйфатын тикшерәбез. Моның өчен аларны тозлы суга салып карыйбыз. Төпкә утырганнары – әйбәт, өскә калкып чыкканнары – начар, буш орлыклар дигән сүз. Шуннан яхшыларын ярты сәгатькә сыек марганцовка эремәсендә тотабыз. Аннан соң тукыма капчыкка тутырып, туфракка бер көрәк тирәнлегендә 4–5 көнгә күмеп куябыз. Орлыклар шунда үрә башлый. Аннары аларны түтәлгә чәчәсе генә кала. Болай эшләгәндә, кишер бик тиз тишеләчәк. Үрдереп утырту яшелчәне кишер чебененнән дә саклый. Чөнки тиз тишелү нәтиҗәсендә, кишер үсентеләре бөҗәк личинкалары котыра башлаганчы ук ныгып калачак.
Кишер чәчү хәйләсен беләм
Орлыкны буразнага сипкәндә, нык иелеп эшләү билгә бәрә. Моннан котылу өчен, мин болай эшлим. Суга бераз крахмал салып, сыеграк итеп кесәл ясыйм. Шуны икешәр литрлы ике пластик шешәгә тутырам. Һәркайсына 2шәр пакет кишер орлыгы салам да, орлыклар сыекчада тигез таралсын өчен, шешәне яхшылап селким. Шуннан, шешә капкачына тишекләр ясап, орлыклы сыекчаны буразнага сибәм. Орлык төпкә утырмасын өчен шешәне әледән-әле селкеткәләп торырга кирәк. Болай эшләгәндә, кишер бик тигез, әйбәт тишелә һәм бил дә авыртмыйча кала.
Ольга Макарова. Балык Бистәсе