Риман Гыйлемхан: «Кем икәнебезне белеп, горурланып яшәргә өйрәник, күңелләр теләсә нинди коткыга бирелмәсен»

Беркөнне телевизордан Ригадагы хәлләрне хәйран калып карап утырдым. Латвияне фашистлардан азат итү өчен барган сугышларда һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск янындагы чәчәкләрне бульдозер белән эттереп, чүп контейнерларына ташлаганнарын күрсәттеләр. Кемгә тия ул чәчәкләр, кемгә тия ул һәйкәл? Кайчандыр союздаш республика булган Латвиянең тарихка мөнәсәбәте ни өчен шулай кискен үзгәрде? Ни өчен бөтен Европа илләре диярлек безгә артлары белән борылды? Европаны фашистлардан азат итү өчен барган бу зур орышта миллионлаган улларын югалткан илне ни өчен «агрессор» дип атый башладылар? Әлеге сорауларга анык кына җавап бирүе кыен һәм тарихта зурлап казынырга да җыенмыйбыз. Мине фәкать тарихи хәтернең шулай тиз үзгәрүе генә гаҗәпләндерә. Ни өчен кичәге «ак» бүген карага, ә кичәге «кара» бүген акка әйләнде соң? Моңа шактый ук дәрәҗәдә үзебез дә гаепле.

Бәйрәм көннәрендә якын дуслар белән бер-беребезне котлаштык. Шуларның берсе – запастагы полковник Рөстәм Гомәров элемтә техникумында укыта. Патриотик тәрбия буенча зур эш алып бара ул. «Кайнар нокта»ларда да катнашкан офицер буларак, мәктәпләргә очрашуларга да чакыргалыйлар үзен. Бәйрәм арасында Казанның бер гимназиясендә булган. Укучылардан: «Александр Матросовны беләсезме?» – дип сораган. Әлбәттә инде, «Беләбез!» – дип, хор белән дигәндәй, әйтүләрен көткән. Тик балалар аптырашта калып, иңнәрен генә сикерткәннәр. Алар – яңа идеология җимешләре.

Без – агач мылтыклар тотып, «сугыш-сугыш» уйнап үскән буын. Әмма күңелләрдә «агрессия» дигәннәренең «а» хәрефе дә юк иде. Мәктәптә, «Батырлык дәресләре»ндә хәрби хезмәт, сугыш каһарманнары, герой-пионерлар турында сөйләделәр. Без бала күңеле белән шуларга охшарга тырыштык, үзебезчә ватанны сакларга әзер идек. Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр боларның барын да әкрен-әкрен юкка чыгарды.

Шул ук Рөстәм Гомәров мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, хәтта югары уку йортларында да патриотик тәрбия бирүне беренче урынга куя. Баштарак мин моңа бик үк игътибар итмәгән идем, инде менә хәзер шуны уйлап утырам: һәркем алган гыйлемен, һөнәрен илгә хезмәткә җигәргә тиеш түгел микән? Әлбәттә, икенче яктан, ватан да үз баласын үги итәргә түгел, ә үз хезмәтенең җимешен татыр өчен менә дигән шартлар тудырырга тиеш. Ул чакта «акыллылар» чит илгә агылмас, читтә бәхет табарга теләүчеләр дә кимер иде. Туган илне яратырга өндәү ул – коры сүз генә.

Һәр җан иясенең иң әүвәл баш мие үлә. Мин башында мие булганнарны күз алдында тотам инде. Без яңа буында ил турында уйлау сәләтен бетердек кебек. Бәндә баласы кайда рәхәт – шунда яшәү турында гына уйлый. Бүген Украинада яңа идеология формалаша. АКШ, Европа илләре ярдәме белән халыкка бәйсез илдә җәннәттәй тормыш вәгъдә итәләр. Халыкта тарихи хәтер буталып бетте. Ә хәтерсез халыкның гомере озын була алмый.

Безне дошман күргән илләр Россияне сугыш кырында җиңәргә хыялланалар. Монысы бераз куркыту-өркетү өчен дип уйлыйм. Бу ызгышта икенче, тагын да куркыныч фронт бар, ул да булса – тарихи хәтер өчен сугыш. Кешене һәрвакыт идея, хәтер яшәткән. Русларда «Иван непомнящий» дигән гыйбарә яши. Шул исем-фамилияле кино актеры бар. Бу гыйбарә хәзер күчмә мәгънәдә дә йөри, ул патша Россиясендә үк кулланылышка кергән һәм хәтерсез, үз уе-фикере булмаган кешеләргә карата әйтелә. Тарихи мәгълүматлар буенча, сөргеннән качканнар, крепостной крестьяннар үзләренең үткәнен яшерү өчен: «Исемемне, нәселемне хәтерләмим», – дип әйтә торган булганнар, ди.

Бездә дә «Иван непомнящийлар» буыны барлыкка килмәсен иде дип әйтүем. Кем икәнебезне белеп, горурланып яшәргә өйрәник, күңелләр теләсә нинди коткыга бирелмәсен. Ә мондый тәрбия, әлбәттә, җәмгыять идеологиясе белән бәйле.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү