Рецессия килә?

Без май ялларында утырганда, дөнья икътисадында тәшвишле һәм шомлы хәбәрләр саны артты. Вашингтонның сәяси лидерлары, дөньякүләм лидерлыкны саклыйбыз дип, тырма өстендә сикерү һәм биюне алга сөрә бара.

Аңлашыла инде: тырмага бастыңмы, маңгайга шап итә: дөнья масштабында бәяләр күтәрелә, җитештерү кими башлый. Эчке тулай продуктны җитештерүне киметү рецессия дип атала. Җитештерүнең бер-ике айга гына кимүе кризис түгел, әлбәттә. Түбәнәю ике квартал рәттән дәвам итсә генә шомлы сигнал буларак кабул ителә. Рецессия эшсезлекнең артуын, чималга ихтыяҗ кимүен вәгъдә итә. Дөньякүләм рецессияне без соңгы тапкыр 2008–2010 елларда күзәткән идек. Ул чакта фонд базарлары җимерелде, бөлгән миллиардерлар поезд асларына ташланды, нефтьнең бәясе кризис алдыннан 147 долларга баскан иде, кискен түбән ташланып, 30 долларга һәм аннан да түбәнрәккә калды. Россия өчен соңгысы зур югалтуларга китерүе белән куркыныч иде, әмма глобаль икътисад лидерлары соңгы ат йөрешен ясадылар… Җөмләдәге соңгы дигән сүзгә игътибар итүегезне сорар идем. Дөнья сәясәтенең һәм икътисадының шахмат тактасында бүтән ат йөрешләре ясарлык җай калмады инде. Ат йөреше исә түбәннән гыйбарәт иде: үзәк банклар процент ставкаларын бик нык түбәнәйттеләр: кайсы нульгә якынлаштырды, кайсы нульдән дә түбәнәйтте. АКШта төп ставка – 0,5 процент тирәсе, Европа Үзәк банкында – 0, Швейцария банкында – минус 0,75 процент, Япониядә минус 0,1 процентка кадәр калдырылды. Төп ставканың түбәнәюе бизнеска һәм халыкка арзанлы кредитлар вәгъдә итә иде. Әйтик, Даниянең иң зур банкларыннан берсе Jyske Bank ун еллык срок белән минус 0,5 процентлы ипотека кредиты өләшә башлады. Күз алдыгызга китерегез: әҗәткә акча алсаң, арттырып түләмисең, ә кире кайтарып биргәндә, кимрәк акча сорыйлар. Сез шундый кредитка фатир сатып алыр идегезме? Алыр идегез, әлбәттә. Яртылаш коммунизм бит инде бу! Мондый шартларда төзелеш темплары үсә, арзанлы кредитка тиенгән бизнес та активлыкны нык арттыра. Ул чакта Көнбатыш дөньясы рецессиядән шулай итеп чыкты. Кризиска, саубуллашып, кул болгадылар. Миллиардерлар тагын акчаларын кая куярга белми башладылар. Беренче карашка бик уңышлы булып тоелса да, хәвефле ысул иде бу. Бүгенге дөньяда бара торган акылга сыймый торган хәлләр, вәхшәтнең артуы нәкъ менә шуның нәтиҗәсе инде.

Түбән процент белән акча өләшү өчен аны каяндыр алырга кирәк бит. Банкирлар акча эзләп азапланмадылар, билгеле. Станогы үз кулларында булгач, алар аны теләгән кадәр бастылар. Чынлыкта кредит итеп юк акча өләшенде. Күп булган саен товар очсызлана. Доллар, евро, лира, юаньнар барысы да очсызлана башлады, кыйммәтләрен югалттылар. Зур инфляция куркынычы туды. Инфляциядән качуның бер ысуы бар иде әле ләкин. Акчаны фонд базарына тыгу, ягъни кыйммәтле кәгазьләр сатып алу. Бу очракта товар бәяләре түгел, облигацияләр һәм акцияләр бәясе арта. Нефть, газ, алтын кебек товарлар фьючерслар белән сатылу сәбәпле, аларның бәяләре дә үсә инде, әлбәттә. Биржаларда кәгазь нефть, кәгазь алтын белән сәүдә итәләр чөнки. Моңа охшаш ысул безнең банкларда да кулланыла: алтын хисапка акча сала аласың. Кулыңа алтын бирмәячәкләр, ә 1 грамм алтын, 5 грамм алтын дигән кәгазь генә тоттырачаклар. Кәгазьдә синең алтының бар, ә чынлыкта юк. Бу ысул белән юк алтынны да күпме теләсәң, шуның кадәр сатып була. Беренче карашка бер дә зыянсыз булып тоелган бу уен зур дәһшәт вәгъдә итә. Бердән, кәгазь чималларга ияреп чын нефть һәм газның да бәясе үсә, бу исә ахыр чиктә барлык товарларның да кыйммәтләнүенә китерә. Инфляция мәйданга чыга һәм гиперинфляциягә әйләнү куркынычы арта. Инфляциядән акчаны саклау өчен банкирлар һәм салым җыючылар телендә физик затлар дип аталган гади кешеләр дә биржа уенына кушылалар: акцияләр сатып ала башлыйлар. Бу фонд базарын яңа югарылыкка күтәрә: куыклар кабара. Ул гына җитмәсә, биткоин дигән ялган валютаны мәйданга чыгаралар. Биткоин сатып алдыңмы, байыйсың дигән пропаганда бар көченә эшли башлый. Чынлап та кайчандыр ун мең, егерме мең доллар торган цифрлы валютаның бәясе алтмыш мең долларга кадәр җитә. Ун меңгә алган кеше кыска гына вакыт эчендә алты тапкыр байый. Кыйммәтле кәгазьләр һәм цифрлы валюталар спекуляциясе реаль икътисадтагы акчаны суыра да аннан арттырып кайтарып бирергә тиеш була. Тик ничек кайтарасың, ничек арттырасың, халык акчасын юк әйберләргә тыкты. Нефть юк, кәгазе генә бар, «Фейсбук»ның бернинди матди кыйммәте дә юк диярлек, ә доллардагы бәясе кайбер державаларның байлыгыннан зуррак. Башка интернет компанияләр белән дә шул ук хәл. Билгеле бер күләмгә җиткәч, фонд биржаларында мәтәлчек башланмый кала алмый. Акционерларга ул кадәр акчаны кайтарып бирсәң, кибеткә ипи алырга долларларны капчыкка тутырып алып килергә кирәк булачак. Фонд биржасындагы түнтәрелеш санаулы көннәр һәм сәгатьләр эчендә йөзләгән миллиард һәм хәтта триллион долларны көлгә әйләндерә. Соңгы көннәрдә АКШта һәм башка илләрдә дә бик көчле базар түнтәрелеше башланды. Кайбер компанияләрнең бәясе ике урынлы сан белән очсызлана. Биткоин бәясе фонд базары белән бергә шиңә. Ул хәзер алтмыш мең доллар түгел, ә 34–35 мең генә йөри инде. Күз алдыгызга китерегез: югары ноктасында биткоин алган булсагыз, хәзер күпме югалтыр идегез?

Югарыда мин сөйләгәннәр иң куркынычы түгел әле. Аерым кешеләрнең фаҗигасе генә. Ул югалтуларда алар үзләре гаепле һәм әрнүләрен үз эчләренә йотарга мәҗбүрләр. Күпләп акча басу һәм арзанлы кредит өләшү реаль икътисадта да бәяләр күтәрелүгә китерми калмый. Башта инфляция сизелер-сизелмәс кенә була, аннан соң авырттыра торганга әйләнә. Базарга чыгып карагыз бүгенге бәяләр белән өч ай элекке бәяләрне. Бер бездә генә түгел, бөтен дөньяда хәл шундый. Газета хәбәрчесе Төркиядән менә мондый хәбәр алды: «Әле генә кибеттән 15 йомырка, 600 грамм сыр, балалар өчен 6 сок… сатып алдым, – дип яза хәбәрчем (тулы исемлекне кыскарттым. – Р.Ф.). – Барысы өчен 150 лира түләдем. Әле көз көне генә болар өчен, күп булса, 50 лира кирәк иде…» Башка илләрдәге бәяләрне китереп тормыйк. Шокның масштабын күз алдына китерү өчен монысы да җитә.

Бәяләрнең күтәрелешен халыкка аңлатырга кирәк була башлый. Җитәкчелек, без алып барган сәясәт шуңа китерде, дип әйтә алмый. Халык урамнарга чыгачак һәм  лидерларны чөячәк. 2020 елның февралендә лидерларны коронавирус пандемиясе башланып «коткарды». Юк, без, «Ковид – 19» – ясалма вирус, дип расларга җыенмыйбыз. Кулыбызда ышандырырлык дәлилләр юк чөнки. Әмма локдауннар кертеп, килеп туган вазгыять өчен җаваплылыкны вирус өстенә аударырга җай чыкты. Без «Ватаным»да шуңа күрә «пандемия кризисы түгел, кризис пандемиясе бу» дип язып чыктык. Әмма ковид-чикләүләр «козел отпущения» ролен бик кыска вакытка гына үтәделәр. Европада да, Америкада да массалар протест белән урамнарны тутыргач, уен картасын үзгәртергә туры килде: Россияне Донбасс тозагына тартып керттеләр. Гаеплене украин конфликты тирәсеннән эзләү модага керде. Аргентина Президенты Альберто Фернандс әле яңа гына: «Дөньяның бөтен илләре, аеруча Латин Америкасы һәм Африка Украинадагы конфликт нәтиҗәсендә газап чигә», – дип белдерде. Байден инде ничәнче тапкырдыр: «Илдә ягулыкка һәм азык-төлеккә бәяләр Путинның Украинадагы махсус операциясе нәтиҗәсендә үсә», – дигән игъланын ясады. Эшнең кая таба баруын сизәсезме? Беренче кварталда Америкада җитештерү 1,4 процентка кимеде. Кимү тагын бер квартал дәвам итсә, бу рецессия дип аталачак. Кытайда инде рецессия бара. Хәзер бәяләр күтәрелүен генә түгел, массакүләм эшсезлекне дә халыкка аңлатырга туры киләчәк. Кытай әлегә, 160 миллион халыкны гадәтән тыш кырыс чикләүләр кысасында тотып, игътибарны читкә юнәлтә. Һаман да коронавирусны эксплуатацияли. Вазгыять контрольдән чыкса, Тайваньга һөҗүм итүне икенче уен картасы буларак саклый. Көнбатышның үз планнары бар. Кызганыч, ул планнар Россия белән бәйле. Кризис тирәнәйгән саен ил лидерлары үзләрен акылдан язган кебек тотачаклар, акка кара белән тегелгән сылтауларны сәбәп итеп, зуррак канкоеш оештырырга тырышачаклар. Башланып килүче рецессия менә шуның белән дәһшәтле дә инде. «Өч көн эчендә АКШта зәңгәр фишкалар (югары технологияле компанияләр акцияләре) капитализациясе 1 триллион долларга кимеде», – дигән рәсми хәбәрне шуңа күрә газета хәбәрчесе шомланып укый. Вазгыятьне тагын бер нәрсә кискенләштерә. «Йорт хайваннарын эзләү» дигән фильмда: «Күп кенә кешеләр психиатрик хастаханәләрдә булырга тиеш түгелләр, әмма алар шунда. Шул вакытта психиатрик клиникада булырга тиешле күпләр анда түгел», – дигән цитата бар икән. Соңгылары иректә генә түгел, ә финанс һәм сәяси хакимиятләрне дә җитәклиләр. Менә шунысы куркыныч та инде аның.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү