Яшь ярымлык бала егылып төшеп үлгән фатирдан фотолар пәйда булды

Әлмәттәге фаҗига урыныннан фотолар пәйда булды.

Кичә Әлмәтнең Галеев урамында яшь ярымлык сабый тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлде. Әлеге хәлнең шаһитләре тәрәзә төбендә тагын ике бала утыруын күреп алганнан соң, коткаручыларны чакыртканнар.

Бәхеткә, коткаручылар баскыч белән менеп, ике баланы фатирларына керткәннәр. Бу вакытта сабыйларның әти-әниләре өйдә булмаган.

Фото: Татар-информ

Хәзер фаҗига булган урыннан фотолар пәйда булды. Анда диванның тәрәзә төбенә үк китереп куелганлыгын күреп була.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, аны тикшерүне Татарстан прокуратурасы аерым контрольгә алган.

 


Фикер өстәү