РКБ яныннан фатир эләгерме?

– М 14 торак комплексында социаль ипотека буенча йорт төзиләр дип ишеттем. Аны кемнәргә бирәләр икән? Без 3 елдан артык фатирга чират торабыз. Безгә торак фондында яңадан документлар җыярга куштылар. Әллә безгә фатир М 14 торак комплексыннан эләгер микән? Бар өмет “Салават Күпере”ндәме?

Рәмзия Ханова

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат сәркатибе Гөлзада Кычакова:
– Хәзер фатирга 3-4 ел чиратта торучылар калмады бит инде. Быел без 2024 елда фатир алырга тиешле кешеләргә торак бирә башладык. Сайлап алырлык фатирлар бар. М 14 йорты быел тапшырылмаячак. Ул икенче елга гына әзер була. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ул фатирларны иң беренче чиратта табибларга һәм укытучыларга биреләчәк, диде.

Бу гаилә “Салават Күпере”ндә булган буш фатирларга өметләнә ала. Моның өчен алар гариза бирергә һәм 10 процент күләмендә беренчел кертем түләргә тиеш. Фатирның М 14 торак комплексыннан эләгү-эләкмәвен әйтә алмыйбыз. Фатирларны уйнатканда чиратта торучыларның рейтинглары, баллары зур роль уйный.

Фатирга чиратка басучылар өч ел дигәндә фатир сайларга тиеш. Әгәр гариза бирмәгән булсалар, бу гаиләне башка категориягә күчерәләр. Бу – иң соңгы сайлаучылар рәтендә булу дигән сүз. Кеше фатирга чиратка баскач, гел конкурста катнашып, торак сайлап торырга тиеш.


Фикер өстәү