Фәрит Мөхәммәтшин: «Эшегез өчен өстәмә мөмкинлекләр эзләргә кирәк»

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга Татарстандагы кебек ярдәм Россиянең башка бер генә төбәгендә дә юк. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буада авыл хезмәтчәннәренең эшмәкәрлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча үткәрелгән зона-семинар киңәшмәсендә шулай диде. Парламент башлыгы Буага эшлекле сәфәре кысасында шулай ук «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты,  район үзәк хастаханәсендә табиблар белән аралашты.

Зона киңәшмәсенең быел әле беренче тапкыр гына уздырылуы. Май аенда Кукмара, Мөслим һәм Чирмешән районнарында да шундый ук киңәшмәләр үткәреләчәк. Зона киңәшмәләре республикада инде 2010 елдан бирле уздырылып килә. Бу эш, Татарстан Президенты боерыгы буенча, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә алып барыла.

Киңәшмә алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин район хакимияте башлыгы Ранис Камартдинов белән ремонттан соң ачылган район үзәк хастаханәсендә гериатрия бүлмәсендә булды. Өлкән яшьтәгеләргә сәламәтлекне кайгырту өчен барлык шартлар тудырылган. Бүлмә медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, белгеч-гериатр эшли.

Фәрит Мөхәммәтшин «Хәтер бакчасы» акциясенә дә кушылды. Парламент башлыгы Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбызның батырлыгы истәлегенә шәһәрнең бер паркында каштан үсентесе утыртты. Бөтенроссия акциясе бу көннәрдә илнең күп кенә шәһәр-авылларында үткәрелә.

Зона киңәшмәсендә республиканың 8 районы хакимияте һәм авыл җирлеге башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Анда фермер хуҗалыкларының эш йомгаклары буенча тәфсилле сөйләшү булды. Хәзерге вакытта республикада 470 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән күбрәк фермер хуҗалыгы һәм 300дән артык авыл хуҗалыгы кооперативы эшләп килә. Һәр ел саен Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар җитештерә.

Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәне ачып, узган елда агросәнәгать комплексының, корылыкка карамастан, яхшы нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтте.

Бүген исә, ил икътисадына моңарчы күрелмәгән санкция басымы төшү шартларында, яңа кыенлыклар пәйда булды. «Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең тырышлыгы белән кибетләр һәм складларда беренче чиратта кирәкле барлык товарлар запасы булдырылды, бәяләрнең котырып үсүе туктатылды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру халык өчен бик файдалы һәм отышлы булды. Хәзерге вакытта ваклап сату өлкәсе тотрыкланды, кибетләр гадәттәгечә эшли».

Парламент башлыгы искәртүенчә, азык-төлек иминлеге мәсьәләләрен аерым игътибар үзәгенә алырга кирәк. Татарстан терлекчелек продукциясе белән үз-үзен тулысынча тәэмин итә. Әмма кайбер районнарда терлекләрнең баш саны кимү очраклары бар. «Шундый дәүләт ярдәме булганда, мондый хәлгә юл куярга ярамый», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәменә килгәндә, республикада бу юнәлеш һәрвакыт өстенлекле булып килә. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, һәр ел саен кече хуҗалыкларга грант һәм субсидияләр рәвешендә 2 миллиард сумнан артык акча бирелә. Быел республикада агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме максатында барлыгы 13 миллиард сумнан артыграк акча җибәреләчәк.

Дәүләт Советы Рәисе хуҗалыклар җитәкчеләрен дәүләт ярдәме программаларында активрак катнашырга чакырды. «Бюрократик киртәләр кимеде, хәзер барысы да үзегездән тора, – дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыкларына. – Эшегез өчен өстәмә мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Яңа мөмкинлекләрне өйрәнегез, эшмәкәрләр белән урыннарда аңлату эшләре алып барыгыз, аларга гаризалар рәсмиләштерүдә ярдәм итегез».


Фикер өстәү