Мөхәммәд пәйгамбәр сәламләүгә ни өчен «10», «20», «30» дип җавап биргән?

Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм янына бер кеше килеп, аны: «Әссәламү галәйкүм» дип сәламләгәч, Мөхәммәд сәламгә җавап биргән һәм: «10», − дип әйткән. Икенче кеше килеп: «Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһ», − дип исәнләшкән. Мөхәммәд сәламгә җавап биреп: «20», − дип әйткән. Тагын бер кеше килеп: «Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ», − дип сәлам биргәч, Мөхәммәд бу кешегә дә җавап биргән һәм: «30», − дип әйткән.

Шунда булган мөселманнар пәйгамбәр галәйһи вә сәлләмнән 10, 20, 30 саннарының мәгънәсен аңлатып бирүен үтенгәч, ул: «Беренче кешегә – 10 савап, икенчесенә − 20, өченчесенә 30 савап язылды», − дип җавап биргән.

Сәламләү сүзләреннән тыш, ислам динендә сәлам бирүгә бәйле кайбер кагыйдәләр дә каралган, мәсәлән транспорт (машина) эчендәгеләр – җәяүлеләргә, үтеп баручылар – утырганнарга, ялгыз кеше – җәмәгатькә, кечерәк яшьтәгеләр өлкәнрәкләргә беренче сәлам бирергә тиеш. Хәдистә: «Аттагылар – җәяүлеләргә, үтеп баручылар – утырганнарга, аз санлылар – күп санлыларга, балалар олыларга сәлам бирергә тиеш», – дип әйтелә. Хәдисләрдән Мөхәммәднең балаларга сәламне беренче үзе биргәне дә билгеле. Мәсәлән, Әнәс риваять иткән бер хәдистә болай диелә: «Мөхәммәд бала-чагалар яныннан үтеп киткәндә, аларга сәлам бирә иде».


Фикер өстәү