Бердәм салым счеты кертелә

Хәзер, физик затлар белән беррәттән, эшмәкәрләр дә бердәм салым түләве ярдәмендә бюджет белән исәп-хисап ясауның барлык өстенлекләреннән файдалана алачак.

“Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” № 46702-8 Федераль законы проекты Бердәм салым счеты (ЕНС) кертүне тәкъдим итә. Аның кысаларында һәрбер салым түләүченең салымнары бердәм расчет сальдосында тупланачак.

Бердәм салым түләве ( ЕНП) дип салым түләүченең бюджетка үз ихтыяры белән күчерелә торган акчалары санала. ЕНС кертүнең төп өстенлекләре: нибары ике реквизит (ИНН һәм түләү суммасы) буенча гына буенча түләү; бюджет белән расчетларның бердәм сальдосы; артык түләнгән сумманы бер көн эчендә кайтару.

ЕНС куллану түләү документларын тутыру вакытын һәм хаталарны киметү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү