Татарстанга бюджеттан 3,86 миллиард сум кредит биреләчәк

Татарстанга бюджеттан 3,86 миллиард сум күләмендә кредит бирүгә заявка хупланган.

Россия төбәкләрен үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында шундый карар кабул ителгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, республикага Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлын төзүгә бәйле рәвештә территорияләрне үстерүгә кредит биреләчәк. Проектта 719 мең кв. метр торак мәйданын файдалануга тапшыру һәм 5358 эш урыны булдыру күздә тотыла.


Фикер өстәү