Яшәү өчен мөһим булган дару бәяләре арткан

Соңгы өч айда Татарстанда яшәү өчен мөһим булган дарулар 1,9 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта Росздравнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Любовь Шәйхетдинова белдерде.

Билгеле булганча, Россиядә сатыла торган 38 мең даруның 700–800е генә шундый препаратлар төркеменә керә. Белгеч сүзләренә караганда, республика даруханәләрендә дару бәясе генә түгел, сыйфаты да контрольдә тотыла. Идарә ел башыннан бирле даруханәләрдән 349 дару үрнәген сайлап алып, аларга тикшерү уздырган. Тикшерү барышында 4 төрле препаратның тиешле таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Алар сатудан алынган. Моннан тыш идарә дарулар сату турында шикле игъланнар урнаштырылган 700ләп сайтны  юкка чыгарган.


Фикер өстәү