Ябыгу марафоннары, глютенсыз диета, нутрициологиягә ислам дине нинди мөнәсәбәттә?

Матурлык корбаннар сорый, дияргә яратабыз. Әмма аның артыннан куып, еш кына чама хисе дә югала. Матур йөз, буй-сын, тышкы кыяфәткә ирешү өчен, күпләр гадәтләреннән генә түгел, ризыктан да баш тартырга әзер. Соңгы арада көннән-көн популярлаша барган ябыгу марафоннарына ихтыяҗның зур булуын да шуның белән аңлата белгечләр. Динебез бу күренешкә нинди мөнәсәбәттә соң? Үзеңне ниндидер кысага кертеп ябыгырга тырышу гөнаһ түгелме? Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров белән шул хакта сөйләштек.

– Бүген табиб-диетолог, блогер, хәтта җырчыларга кадәр, ябыгу марафоннары оештырып, тиз арада сылу буй-сынга ирешүне вәгъдә итә. Дин бу күренешкә нинди мөнәсәбәттә? Ашау ягын чикләп, үзеңне ниндидер кысага кертеп ябыгырга маташу гөнаһ түгелме?

– Шундый заманда яшибез: табыннарыбыз ризыклардан сыгылып тора. Хәтта гади генә мәҗлескә барсак та, каршыбызда ничә төрле ризык күрәбез. Бу – Аллаһ Раббыбызның рәхмәте. Әмма бүген адәм баласы шушы ук ризыкларның күплеге белән сынала да. Динебез ислам һәрвакыт үзебезне карап, тәрбияләп торырга өйрәтә. Исәнлек-саулык та, тормыш-хәятебез дә, Аллаһы Тәгалә биргән ризык та – әманәт. Кеше менә шушы әманәтне үтим, сәламәтлегемне кайгыртам дигән ният, хәерле максат белән ризык күләмен чикли, аны хисаплап, контрольдә тотып ашый икән, моның зыяны юк. Әмма чама хисен дә онытырга ярамый. Әгәр диеталар, ябыгу марафоннары адәм баласының тормыш мәгънәсенә әверелсә, алар аркасында гаиләсенә, балалары, җәмәгате, туганнары белән мөнәсәбәтләренә зыян килсә, аны ялгыш юлларга кертеп җибәрсә, динебез бу нәрсәне хупламый. Без аны бер төрле күркәмлек илә максат итеп файдаланырга тиешбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм гомерендә бер тапкыр да туйганчы ак ипи ашый алмаган. Бер карасаң, ул олы бер дәүләт башлыгы, Аллаһның сөеклесе булган. Сәхабәләре дә аның өчен җан атып торган. Әмма рәсүлебезнең өендә кайчак айлар буе учак ягылмаган, ягъни кайнар ризык әзерләнмәгән. Ул, хөрмә ашап, су белән көн күргән. Пәйгамбәребезнең ашау-эчү, ризыкка мөнәсәбәтен әнә шуннан чамаларга мөмкин. Күп ашау кешенең тәненә генә түгел, сәламәтлегенә, акылына да зыян китерә. Аллаһы Тәгаләбез дә Коръәндә: «Ашагыз, эчегез, исраф итмәгез», – ди. Шуңа күрә динебез бу мәсьәләдә алтын урталык яклы.

– Адәм баласы ризыкларның күплеге белән сынала да, дидегез. Сайлануыбыз, үзебезне мәҗбүр итеп, ризыктан баш тартуыбыз белән шушы сынауны үтә алмыйбыз, димәк?

– Аллаһы Тәгалә безне төрлечә сыный шул. Кемнедер ризыксызлык, кемнедер муллык, байлык белән сыный. Адәм баласының ризыкның кадерен белмәве Аллаһы Тәгалә каршында хәерсез гамәл булып тора. Аллаһы Тәгалә безгә ризык насыйп итмәсә, аны кем бирер иде? «Кесәмдә акчам бар, теләгән әйберемне сатам да алам», – дип уйлый алабыз. Әмма Раббыбыз юлларын ябып куйса, шул ук басу-кырларда яңгыры булмаса, игеннәр үсмәсә, үсеп тә, шуны җыеп ала алмасак, табыннарыбызга ризык, ипи халәтендә килеп ирешә алмаса, бу нигъмәт кайдан килер иде? Шуңа күрә без Аллаһы Тәгалә насыйп иткән ризыкны кабул итеп, исраф итмичә, аның кадерен белергә тиеш. Рәсүлебез заманында да ачлыктан эчләренә ташлар бәйләп куючылар булган. Хәдисләрдән аңлашылганча, пәйгамбәребезнең сәхабәләренең ачлыктан йоклый алмыйча урамнарга чыккан вакытлары да булган. Аллаһы Тәгалә безгә аның Коръәни Кәримдәге аятьләре аша бәян итте. Шуңа күрә без бу мәсьәләдә бик игътибарлы булырга тиеш. Ризыкны исраф итмичә, күршеләребез, якыннарыбызның хәл-әхвәлләрен белеп яшәргә кирәк. Рәсүлебез дә: «Үзе тук йоклап, күршесе ризыксыз утыра икән, бу кешенең халәте нинди? Иманы камилме икән?» – дигән.

– Артык авырлыктан котылу, зифа буй-сын өчен ашамыйча тору, диета тоту кебек күренеш пәйгамбәребез яшәгән чорда да булганмы?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм ризык мәсьәләсендә юлларын күрсәтте. Әйтик, ашаган-эчкән вакытта ашказанын өчкә бүлегез, дигән ул. Ризык белән судан тыш һавага да урын калдырырга куша. Моны буй-сыннан бигрәк, җан һәм тән саулыгы өчен эшләргә өнди. Бүген боларны үтибезме соң? Юк! Ризык күп булгач, бер-беребезне кыстый-кыстый ашыйбыз, хәтта һавага да урын калмый. Кеше белән күрешү, аралашуны да еш кына ризыкны шыплап тутыруга кайтарып калдырабыз. Пәйгамбәребез ризыкны «бисмилла» әйтеп, уң кул белән дә ашарга өйрәтте, ризык кулдан төшеп китсә, аны өреп кабып, барыбер ашарга кушты. Ул йөгереп тә караган, мәчеткә җәяү бара-кайта торган булган. Без бу дөньяда яшәү өчен ашарга тиешбез!

Соңгы вакытта глютенсыз диеталар аеруча популярлашып китте. Глютен – иң беренче чиратта, икмәк дигән сүз. Димәк, бездә икмәк кадере, ризык кадере дә кими булып чыга?

– Глютен мәсьәләсендә төрле фикер ишетергә туры килә. Әмма үзеңне шушы матдәдән чикләүнең әллә ни зыяны юк. Глютен бер кешенең организмына зыян салса, икенчесенә файда китерәдер. Шуңа күрә табиб ризыкны башкачарак кулланып карарга киңәш итә икән, моңа колак салырга кирәк. Әмма шул ук вакытта «кешегә глютенлы икмәк ашарга ярамый» ише сүзләрне дә кычкырып йөрергә кирәкми. Без бу мәсьәләдә дә урталыкны сакларга тиеш. Әмма глютенны чикләүне икмәк кадере кимү дип карарга кирәкме икән? Безнең әби-бабайлар ул икмәкне туйганчы ашый алганнармы? Юк, әлбәттә. Ә безне Раббыбыз Аллаһ икмәкнең күплеге белән сыный. Бүген аның нинди генә төрләре юк. Көндәлек тормышыбызда алган ипи кибеп, корып яткан, хәтта кеше аны чыгарып ук ташлаган очраклар байтак. Икмәк кадере күбрәк әнә шундый очракларда кими. Күп әйбернең кадере юк. Шуңа күрә әгәр адәм баласы икмәкне санап, кадерләп, тиешенчә генә ашарга тырыша икән, моның бер зыяны да, гөнаһы да юк.

– Ислам дине нутрициологларга, нутрициологиягә нинди мөнәсәбәттә?

Ризык күп булганга күрә, кеше чамадан тыш ашый, туклана. Шуңа бәйле рәвештә төрле авырлык-мәшәкатьләр барлыкка килә, төрле авырулар пәйда була. Ризык мәсьәләсендә фән алга барган саен, төрле белгечләр дә барлыкка килә. Нутрициологларны нинди ризык, нинди матдәнең кешегә ничек тәэсир итүен, кайсының күбрәк, кайсының азрак кирәк булуын билгели торган белгечләр дип беләбез. Әлбәттә, моннан зыян юк. Әгәр алар бу исемне генә күтәрмичә, табиблык белгечлеге алган, моңа махсус укыган икән, бик яхшы. Әмма моның икенче ягы да бар. Аларның төп максаты кешеләргә ярдәм итү булырга тиеш. Әгәр ул кесәсен калынайту өчен генә эшли икән, бу – зур гөнаһ. Күреп торабыз: бүген арабызда андый затлар бик күп. Һәркайсы, егылып китеп, үз хезмәтен, үз препаратларын мактый. Ислам – сәламәтлек дигән сүз. Динебез күңелләребезнең дә, ашаган ризык, торган җиребезнең дә сәламәт булуын тели. Шушы максатта хезмәт иткән белгечләр дә иң беренче чиратта Ходай Тәгалә тарафыннан билгеләнгән шушы олы бурычны истә тотып эш итәргә тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү