«Соңгы кыңгырау» көннәрендә “коры” закон кертелә

Бу көннәрдә кибетләрдә хәмер сатылмаячак.

Башкортстанның 2007 елда кабул ителгән 413нче законы нигезендә, республикада чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраган көндә алкогольле продукцияне ваклап сату тыела. Бу хакта “Янаульские вести” яза.

Быел төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәмен – 18 майда, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен – 25 майда үткәрергә тәкъдим иткән.
Димәк, шушы ике көндә кибетләрдә хәмер сатылмаска тиеш, дигән сүз. Шул ук вакытта җәмәгать туклануы предприятиеләренә әлеге чикләүнең кагылмавын әйтеп үтәргә кирәк.


Фикер өстәү