Үзәк банк төп ставканы 12 процентка калдырырга җыена

Үзәк банк, инфляциянең акрынаюы һәм федераль займ облигацияләре буенча керемнәрнең кимүе сәбәпле, июнь аенда төп ставканы 12 процентка кадәр киметергә ниятли. Тышкы сәясәт һәм оборона сәясәте советы президиумы әгъзасы Александр Лосев шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

– Төп ставканың кимиячәген күрсәтүче төп индикатор – федераль займ облигацияләре буенча керемнәрнең кимүе. Әлеге базарда катнашучылар өчен ставка 10 процентка калган инде. Минемчә, Үзәк банк тагын бер көчле адым ясап, 10 июньгә төп ставканы – 12 процентка, ә аннан соң 10 процентка калдырырга мөмкин. Шуннан соң ул көзгә кадәр үзгәртелмәячәк, дип уйлыйм. Аннары инде барысы да инфляциянең азык-төлеккә (яңа уңышка) бәйле өлешенең гомуми инфляциягә ничегрәк йогынты ясавыннан торачак.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ташламалы ипотека ставкасын 9 процентка калдыру турында карарга кул куйды. Программа 2022 елның азагына кадәр озайтыла.


Фикер өстәү