Халыклар дуслыгы йортында хор музыкасы концерты узачак

18 майда Халыклар дуслыгы йортының актлар залында Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Гөлнара Тимербулатованың «Музыка детям» хор музыкасы концерты була. Әлеге концертта яңгыраячак җырлар Татарстанның яшь шагыйрьләре Ольга Калегина һәм Ландыш Равилова шигырьләренә язылган.

Концертта Казан шәһәренең балалар хор коллективлары, балалар сәнгать мәктәпләре ансамбльләре, шулай ук укытучылар хоры һәм Казанның мәдәният институтының концерт хоры катнашачак.

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге ярдәме белән уза.

Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.


Фикер өстәү