Биш бала әнисе Айгөл: «Баланы тәрбиялисе юк, алар әти-әнисен кабатлый»

…Балалар барысы да гаилә корган. Без икәүләп ял итәргә йөрибез, спорт белән шөгыльләнәбез. Өйдә көн саен тәм-том пешерәм, оныклар кунакка килгән. Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Айгөл Сәмигуллина олыгайган көннәрен әнә шулай күз алдына китерә. Күпләр кызыгырлык картлык бу. Хәер, аларның яшьлекләре дә башкаларга үрнәк итеп куярлык.

– Райнурны мин кечкенәдән беләм. Бервакыт тракторына утырып, безнең авылга печән чабарга килгән иде. Чәй эчәргә керде. Шунда таныштык, – дип искә ала Айгөл. – Ул вакытта миңа – 12, Райнурга 15 яшь иде. Дуслашып киттек. «Мәктәпне бетергәч, кияүгә бирәм. Кирәк булса, ирең укытыр әле», – дип, әти еш кабатлый иде. Фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Райнур әти-әнисе белән киңәшләшкәч, мин аларның гаиләсенә килен булып төштем. Бу вакытта миңа – 16, иремә 19 яшь иде. Каенатам Зиннур белән каенанам Кадриянең бишенче баласына әверелдем. Үз кызларыдай каршы алдылар. Яшьлек белән ирем гаиләсенә бик тиз ияләндем. Тәрбиям шулай иде. Барган җирдә таш буласы! Кеше көнләшерлек булсын дип яшәдем. Эштән куркып тормадым. Әти-әни белән дә матур яшәдек. Безнең өчен алар үрнәк булды.

Сәмигуллиннар биш бала тәрбияли. Һәр сабый үз ризыгы белән туа ди, алар. Олы уллары Динисламга – 11, Сөләйманга – 10, Гайшәгә – 8, Әхмәткә – 6, Мәрьямгә – 3 яшь.

– Төп йортта алты ел яшәдек. Балалар кечкенә чакта әби-бабайлы булу – бәхет ул. Әти-әниләр әле дә ярдәм итеп тора. Ирем колхозда эшләгәч, яшь белгечләр программасы буенча йорт салып чыктык. Ул вакытта өч балабыз бар иде, – ди Айгөл. – Аннары тагын икене алып кайттым. Кияүгә чыкканда, мин ун бала дип хыяллана идем. Кем белә, Аллаһы Тәгалә бирсә, тагын табармын.

24 яшендә 5 бала әнисенә әверелгән Айгөл әйтүенчә, дәүләткә ышанып кына бала алып кайтмаган алар.

– Үзең тырышырга кирәк. Син бит балаларны үзең өчен, картлык көнеңдә ярдәмчеләрең булсын дип табасың. Шуңа да матур, мул тормышта яшисең килсә, тырышасың инде. Эштән куркып ятмыйсың, – ди Айгөл.

Үзенең белмәгән эше юк. Бәйли дә, тегә дә, заказга тортлар да пешерә икән әле. Элек күп итеп маллар тотканнар. Бүген абзарларында 60тан артык сарык бар.

– Авылда бишәр сыер асраучы бар. Ә менә сарык малы күп түгел. Сорап килүчеләр шактый. Күбрәк корбанлык өчен үстерәбез. Коронавирустан сихәтләнеп, нәзер корбаны чалдыручылар да күп. Бала туган саен, гакыйка корбаны өчен дә заказ бирәләр. Гел сарык ите генә ашап торучылар да бар, – ди ул.

Айгөлнең шәһәргә китү теләге беркайчан да булмаган. Кунакка баргач та, арып кайтам, ди ул. Вахитлары яратмаслык та түгел шул! Шәһәрдәге кебек яшиләр. Кичләрен балалар белән паркка чыгалар. Урамнарында – асфальт юл. Кибетләре җитәрлек, мәктәбе, бакчасы бар. Кыскасы, Айгөл тормышына шөкер итеп, тормышның ямен белеп яши. Авыр чаклары да була Сәмигуллиннарның. Ике ел элек олы улларында шикәр авыруы табыла. Бер атна ут эчендә яшиләр. Уйламаган уйлары калмый.

– Әле ярый бу авыру гына булган дип, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйттек. Дөньяда әллә нинди авырулар бар бит. Дөрес итеп туклансаң, вакытында даруларын эчсәң, шикәр чиренә түзәрлек, дидек. Безнең авылда бер әби шушы авыру белән бик озак яшәде. Без дә яхшыга өметләнәбез. Гаиләбезгә килгән бер сынау инде бу, – ди Айгөл.

Ничек итеп гаиләне сакларга соң? Биш балага тәрбия бирү дә җиңел түгел. Айгөлдән әнә шул хакта сораштык.

– Гаиләдә һәр чорның үз мәшәкате була. Балалар кечкенә вакытта бер төрле, үсә башлагач, башка проблемалар килеп чыга. Әмма тормыштагы хәлләрне кабул итеп, сабак алырга, җаен табарга кирәк. Гаилә тормышында иң мөһиме – сабырлык, – ди ул. – Хатын-кызлар ирләрен узып яшәмәсеннәр иде. Безнең өйдә ир сүзе – закон. Райнурның күңеле киң аның. Ул беркайчан да авырлык китерми, тыңлый, теләкләремә каршы килми. Безнең мөнәсәбәтләрне балалар күреп тора бит. Аларны тәрбиялисе дә юк. Әти-әни ничек яши, алар шулай эшләячәк. Гаиләне ир дә, хатын да сакларга тиеш. Ул бит – икең төзегән дәүләт! Уйлап эшләргә, уйлап сөйләргә, иң мөһиме – киңәшләшергә кирәк. Кайчак үлеп ярату да кирәкми. Бер-береңне хөрмәт итсәң, шул җитә!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү