Заһидуллинар: «Көтсен безне бәхетле картлык»

Сабырлык, ярату һәм хөрмәт. Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Заһидуллинар гаиләсенең нигезе менә шушы сыйфатлардан төзелгән. Шул нигезгә таянып, сөю-сәгадәтле 14 ел үтеп киткән. Лилия белән Рөстәмнең гаилә йомгагын бергәләп сүттек.

Сөйләшә башлауга, Лилия татар хатыннарына хас тыйнаклык күрсәтте. «Рөстәмнән матуррак әйтә алмам, Рөстәмнән сорамыйсызмы соң, Рөстәм бу сорауга җавап бирер иде», – дигән сүзләр ишеттек. Әһә, ир сүзен сүз итеп, ир хакын хаклап яши, димәк, әңгәмәдәшебез!

Лилия – Бөрбаш Сәрдегәне авылы кызы. Фельдшер һөнәрен үзләштергән. Һөнәре булачак ире белән таныштырган дип әйтергә тулы хокукыбыз бар.

– Мин Рөстәмнәр авылында фельдшер булып эшләдем. Медпунктта очрашкалый идек. Сөйләшеп киттек. Рөстәмнең әбисе еш чирләп торгач, аны карарга бара идем, – дип истәлекләрен барлады әңгәмәдәшебез.

Көрәшче егет (спорт остасы!), эчми-тартмый, тыйнак, йөзгә-биткә дә бер дигән. Рөстәм нәкъ шул сыйфатлары белән дә җәлеп итә Лилияне. Сер түгел инде: мондый егетләрне хәзер сирәк очратасың. Берничә айлап очрашып йөргәч, мәхәббәт дигәне дә кабына бит күңелләрендә. Туй үткәреп, төп йортка килен булып төшә Лилия. Бу вакыйгалардан соң 14 ел узган да киткән. Мәхәббәтнең өч җимеше – Галия, Булат, Сәйдәшләрен үстерәләр хәзер. Гаилә башлыгы район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеген җитәкли. Заһидуллинар төрле конкурс-бәйгеләрдә дә актив катнаша. Исегездә булса, «Нечкәбил», «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган үрнәк гаилә дә әле алар. «Тик тора белмибез», – ди үзләре дә.

Яшерен-батырын түгел: яшь гаиләләрнең барысы да әти-әни белән бер йортта яшәргә ашкынып тормый. Ә менә Заһидуллиннар моның бар ямен-тәмен белеп көн күрә. Алар барысы өчен дә гаилә күрке булып торган әти-әнисенә рәхмәтле. Бала тәрбиясендә дә, көнкүрештә дә төп булышчылар бит алар.

– Минем әнием дә төп йортта яшәгән. Без шул мохитне күреп үскән. Андый тормышка әзер идем, дисәм дә була. Безгә дә әти-әни белән яшәү уңайлы. Без кайтышка кайнар ризык бар, ашарга пешкән, балалар өйдә, тәртип. Иртән китеп, кич кайтабыз бит. Болай яшәгәндә балалар өчен дә җан тыныч, – ди Лилия. – Төп йортка килен булып төшкәч тә, иремнең гаиләсе мине яратып кабул итте. Аерым торганчы, болай яшәүгә ни җитә, дибез. Тормышыбыз шөкер итәрлек! Балаларга да әби-бабай тәрбиясе кирәк. Шәһәргә күченеп китү хыялы булмады безнең. Авыл тормышын яратабыз. Бакчада маташу, чәчәкләр, яшелчәләр үстерү ошый. Рөстәмебез дә – авыл җанлы кеше. Хуҗалыгыбыз ишле. Балаларыбыз да шунда кайнаша.

Балалар димәктән, кыз-улларына хезмәт тәрбиясен сеңдерергә тырыша Заһидуллинар. «Без – кырыс әти-әни, таләпләр куябыз. Әмма чамасын беләбез. Акыру-бакыру юк, бездән куркып калтырап та тормыйлар. Әмма «әтиеңә әйтәм» дигән сүзне беләләр. Малайлар бигрәк тә. Эшләп үсегез дип, үрнәк күрсәтеп тәрбиялибез. Төрле түгәрәкләргә йөртәбез. Спортка да нык басым ясыйбыз. Җыр-моңга гашыйклар, өчесе дә җырлый. Кул арасына керәләр, шунысына сөенәбез. Кызыбыз ашарга пешерергә ярата. Камыр ризыкларын аеруча. Әле аңа – 13 кенә яшь. Район күләмендә WorldSkills чемпионатында да катнашты», – дип сөйли Лилия.

Гаилә булгач, савыт-саба шалтырамый тормый, билгеле. Ә менә Заһидуллиннар бу яктан эшне бик тиз тота: үпкәләп, озак вакыт сүз дәшмичә йөргәннәре юк. «Әйткәләшсәк тә, бер сәгать узамы икән, без янә сөйләшеп китәбез. Талашып яшәп булмый», – ди әңгәмәдәшебез.

Лилия белән сөйләшкәндә, аның мөлаем, зәвыклы, чибәр булып калуына игътибар итәсең. Хатын-кыз шундый инде ул: «Сере нидә соң?» – дип кызыксынмый булдыра алмадык. Бәлки, Лилия көн саен фитнес залына йөридер? Йә булмаса өендә тренажер залы бардыр? Әллә диета тотамы?

Җавабы исә без көткәннән дә гадирәк булды аның.

– Минем шулай сакланып калуымда ирем Рөстәмемнең өлеше зур. Хатын бәхете – ирдән. Үзем тик тора белмим. Нәселдән дә киләдер ул, – диде Лилия. Бу җәһәттән яшь парларга киңәше дә бар әңгәмәдәшебезнең: – Өйләнешкәнче, бер-береңне өйрәнергә кирәк. Үлеп-бетеп, яратам дип кенә булмый шул. Сүз күтәрмичә, бер-берләренә үпкәләп, кайтып китәрлек булмасын. Әти-әниләр белән дә килешә алмыйлар. Гаилә булып яшәгәндә читләргә күз салмыйча да яшәргә кирәк.

Сөйләшкән шәпкә, тату, бәхетле гаилә рецептын да сорамый кала алмыйбыз бит инде. Бәхетле картлык турында хыялларын да белештек:

– Балалар безнең үрнәкне күреп үсә, безне кабатлый бит. Аларның сау-сәламәт булуын телибез. Әйбәт кенә укып, пар канатлы булып, үз тормышларын көйләп яшәсеннәр иде. Алда безне бәхетле картлык көтсен. Алтын туйларга җитеп… Күп оныклы әби-бабай булу хыялы бар.


Фикер өстәү