Гүзәл Габидуллина: Безнең гаиләдә ир – баш, хатын – муен, кебек бүленү юк

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан «Ни хәл?» сәхифәсенә танылган гаиләләрне кунакка чакырып, бәхетле гаилә кору серләре турында сораштык.

Гүзәл Габидуллина, блогер:

– Ирем Илназ (блогер Илназ Габидуллин. – Ред.) белән гаилә коруыбызга күптән түгел 3 ел булды. Еллар сизелми дә үтә… Минемчә, һәр гаиләне тулыландыручы, ныгытучы – балалар. Безнең дә улыбыз Илдан үсә, гаиләбез тулы, Аллага шөкер. Гаилә бәхетен төрле кеше төрлечә аңлый. Минем өчен ул – иремнең җылысы, баламның шат, ихлас елмаюы. Безнең гаиләдә ир – баш, хатын – муен, кебек бүленү юк. Бөтен эшне бергә-бергә, үзара киңәшләшеп эшлибез. Үрнәк гаилә, дигәч, күз алдыма үземнең әти-әнием килеп баса. Миңа калса, бу дәрәҗәле исемне читтән караучы «тагарга» тиеш. Форсаттан файдаланып, Гаилә көне белән ихластан котлыйм! Барлык гаиләләр дә тату һәм бәхетле булсын!

 


Фикер өстәү