331 чакрым кайма: халкыбызның бу батырлыгы хәтерләрдән җуелмасын өчен ниләр эшләргә?

Сугыш елларында фронтта гына түгел, Җиңүне якынайту өчен тылда да аяусыз көрәш бара. Гомуми озынлыгы 331 чакрымны тәшкил иткән, Иделнең уң як ярында ярымбоҗра рәвешендә төзелгән Казан каймасы – шуның бер мисалы. Халкыбызның бу батырлыгы хәтерләрдән җуелмасын өчен ниләр эшләргә? Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев белән шул хакта сөйләшәбез.

– Рамис Рафисович, хәтерләсәгез, без сезнең белән моннан 10 ел элек, Казан каймасының төзелеп бетүенә 70 ел булу уңаеннан, окоп казучылар эзен барлап, «сәяхәт кылып» йөргән идек. Минем үз әнием дә яшь ярымлык баласын – абыемны күршеләрдә калдырып, шушы җирләрдә кулына көрәк, кәйлә тотып эшләгән. Аның сөйләгәннәрен дә бик яхшы хәтерлим. Шул вакытта сез: «Казан каймасын төзүчеләр зур батырлык кылган. Без моны киләчәк буыннарга да түкми-чәчми җиткерергә тиешбез», – дигән идегез. Ниләр үзгәрде?

– Кызганыч, без соңгарак та калдык кебек. Окоплар белән кызыксыну 2000 нче елларда гына башланды. Ни өчен болай килеп чыкканын әйтә алмыйм. Югыйсә сер итеп  тә сакланмады бит ул. Иң төп сәбәп – мөгаен, битарафлыктыр. Хәтерлим, узган гасырда һәр өйдә диярлек окоп казучылар исән иде әле. Хәзер бөтен районга ун гына кеше калды. Районда бу темага ел саен фәнни-гамәли конференция уздырыла. Анда күрше районнардан, хәтта башка республикалардан да катнашалар. Казан каймасына багышлап, Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб авылларында һәйкәлләр төзедек. Илебез тарихында тиңе булмаган бу хезмәт батырлыгын чагылдыру өчен болар гына җитми, әлбәттә. Башкарасы эшләр күп әле.

– Сез Җиңү көнен әзерләү һәм үткәрү чаралары буенча Республика оештыру комитетының Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган утырышында Казан каймасы турында чыгыш ясаган идегез. Саллы гына тәкъдимнәр дә әйтелде. Укучыларыбызны да таныштырыйк әле.

– Сугыш вакытында безнең якларда төзелгән бу объектларны, тарихи һәйкәл буларак, мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертү кирәк дип уйлыйм. Окопларның аерым бер участогын төзекләндереп, яңартып, оборона сызыгы итеп торгызу турында хыялыбыз бар. Бу гамәл тарихи урынны яшь буынга, халыкка күрсәтү, күргәзмәләр оештыру, туристлык объектка әйләндерү өчен кирәк. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне чакырып, төбәкара фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү, китаплар чыгару, документаль фильм төшерү ихтыяҗы да көн кебек ачык.

– Минемчә, бу тәкъдимнәрне тормышка ашыру барышында Кайбыч районы төп рольне уйнар кебек. Ни өчен?

– Казан каймасының 60 чакрымы безнең районга туры килә. Безнең территориядә аның эзләре ныграк сакланып калган. Форсаттан чыгып, шунысын да әйтик: бу окоплар Татарстанда гына түгел, ә Идел буендагы башка шәһәрләрдә дә казыла. Ул Идел буе оборона сызыгы дип атала. Гомуми озынлыгы 2 мең чакрымны тәшкил итә. Татарстан территориясендәгесе хәрби телдә Казан оборона сызыгы дип йөртелә. Казан каймасы – халык биргән исем. Кайбыч тирәсендә оборона сызыгы иң тирән эшелонлы, ныгытмалы итеп корыла. Гади халык белән бергә саперлар да эшли. Җирне шартлату, инженерлык хезмәте югары дәрәҗәдә оештырыла. Немец танклары килеп җитсә, дуганың уртасына һөҗүм итәрләр дигән фикер булган. Чөнки бу урында – Мәскәү юлы. Хәзерге вакытта төзелүче М12 трассасы да нәкъ шушы Иске Чәчкаб, Олы Кайбыч авыллары янәшәсеннән уза. Төп төзү участоклары хәрби-кыр төзелеше дип аталган. Беренче номерлы төзелеш штабы Иске Чәчкаб авылында урнаша. Шуңа күрәдерме, бу эшләр безнең якта тагын да кискенрәк төс алып, эзе дә тирәнрәк калганга охшый. Мин үзем дә шушы авылдан. Халык телендә окоплар дип аталган бу чокырларда ничә буын малайлар уйнап үсте. Әти-әни, әби-бабайлар да бу хәлләр турында гел сөйләп торды.

– Казан каймасы турында шушы көнгә кадәр төрле фикерләр ишетелә. «Халыкны азаплап, бер кирәкмәгән эш эшләткәннәр», – диючеләр дә очрый.

– Үземә дә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым бер: дошман безгә килеп җитмәс дигән бер генә ышаныч та булмаган. Бу зур оборона сызыгының төп максаты – дошманны Идел буенда туктату, Урал сәнәгать зонасына җибәрмәү. Өстәвенә Казан, Яшел Үзән шәһәрләренә дә Мәскәү белән Ленинградтан иң мөһим сәнәгать предприятиеләре эвакуацияләнә.

– Бу кадәр авыр шартларда туң җирне казу өчен нинди көч кирәклеген аңлау да кыен. Ә монда эш бернинди техникасыз, көрәк, кәйлә белән башкарылган. Ир-атлар фронтта. Халыкны ничек туплап бетерә алганнар?

– Окоп казу эшләре нигездә хатын-кызларга бәйле. Нинди генә шартлар булуга карамастан, безнең якларда гаиләдән бер кеше кулына көрәк алып, мәҗбүри төстә эшкә чыгарга тиеш булган. Димәк, бу фаҗига һәр йортка кагылган дигән сүз. Төзелешне башлау турындагы боерык 1941 елның октябрендә кабул ителә. Шундук окоп казырга Татарстанның шәһәр-районнарыннан эшчеләр килә башлый. Мобилизация бик көчле оештырыла. Якындагы Буа, Апас, Кайбыч, Норлат (хәзер Яшел Үзән составына керә)  районнары төзелешкә унар мең кеше җибәрергә тиеш була. Ераграк районнарга норма азрак бирелгән. Мисал өчен, Балтачка – 3 мең, Чепьяга – 2 мең кеше. Казанга 83 меңнән артык эшче җибәрү бурычы куела. Планда төзелешкә 37 районнан 300 меңгә якын кеше җибәрү карала. Бу кадәр халыкны туплау, әлбәттә, зур кыенлык тудыра. Нәтиҗәдә Буа, Кайбыч районнарының нормасы 6 мең кешегә кала. Казан шәһәре планда каралганның яртысын гына җибәрә ала. Арада иң ерак район Әгерҗедән дә, Мәскәү һәм Ленинградтан килүчеләр дә була. Килеп төшүчеләр арасында салкыннан авырып китүчеләр дә күзәтелә. Сугыш чоры законнары кырыс булса да, качып китү очраклары да теркәлә. Төзелештә даими рәвештә 100 мең һәм аннан да күбрәк кеше эшләгән. Окоп казуда табиблар, студентлар, хәтта Гыйлем Камай кебек күренекле галимнәрнең дә катнашуы билгеле. Казан дәүләт университеты һәм башка уку йортлары тулысы белән безнең якка эшкә җибәрелә. Университет ректоры Кирилл Ситников эш барышы белән шәхсән үзе җитәкчелек итә.

– Бу кадәр халыкны яшәү урыны белән тәэмин итәргә, ашатып эчерергә дә кирәк…

– Эшкә килгән халык, районның тирә-як авылларына таралып, шәхси йортларда күмәкләшеп яшәгән. Җирле халыкның өе кысан булса да, күңеле киң булган. Әби-бабай мич башына, бала-чага сәндерәгә күчә. Фатирга кергән халык, салам җәеп, идән тутырып йоклый. Өс һәм аяк киеме, ашарга ризык, ягарга утын, эш кораллары – боларның барысы да җитәр-җитмәс кенә була. Әбәт ашатырга кухня әмәллиләр, үзенә күрә кибете дә була. Машиналар белән азык-төлек ташыйлар. Шул ук вакытта чагыштырмача җылы октябрь атлап йөрмәслек ноябрьгә, аннары 40–50 градуслы салкын декабрьгә алышына. Мондый шартларда үсмер егет-кызлар, яшь балаларын өйдә калдырып килгән аналар, 60ка җиткән ирләр ничек эшләгән? Ике кубометрга якын җир казу нормасын ничек үтәгән? Моны күз алдына да китереп булмый.

– Тарих битләреннән күренгәнчә, шундый кырыс шартларда да окоп казучыларның  кәефе оптимистик рухта булган…

– Андый очраклар да бар. Шул җәһәттән бер мисал китереп узам. Штаб урнашкан Иске Чәчкаб авылында бөтен Татарстанга танылган иҗат әһелләре эшли, башкалар кебек туң җир казый. Алар арасында Гомәр Бәширов кебек танылган язучылар да булган. Бригадирлары – Гадел Кутуй. Авыр эштән арган көннәренең берсендә ул композитор Җәүдәт Фәйзигә мөрәҗәгать итә. «Гел болай күңелсезләнеп йөреп булмый бит инде. Күңелне күтәрә торган берәр әсәр язасыңмы әллә?» – ди. Бу фикер бик тиз тормышка аша. 1942 елның 1 мартында, окоплар төзүне тәмамлап кайтуга, әле бүген дә яңгыраучы «Башмагым» музыкаль комедиясенең премьерасы була. Гадел Кутуй үзе дә кичләрен иҗат эшләре белән шөгыльләнә. Килгәч тә юлда күргән мәхшәрләр турында «Юл газабы» дигән шигырь яза. Күршесе куыксыз лампа кертеп биргәч, «Сукыр лампа» дигәнен иҗат итә. Менә бит күпме мәгълүмат бар. Соң булса да, уң булсын, дигән гыйбарәгә таянып, фидакарь хезмәт итүчеләрне мәңгеләштерү өчен хәтерне чын-чынлап эшкә җигәргә генә кирәк. Шул уңайдан укучыларыбызга җиткерәсе бер үтенечем дә бар. Безнең авылда Җәвидә апаның, кайчандыр «Казан утлары» журналында окоп казуда катнашкан язучыларның шул хактагы әсәрен үзем укыдым, дигәне бар. Әйтүе буенча, бу 50–60 нчы елларга туры килә. Электрон архивтан да эзләп карадым, язучыларга да мөрәҗәгать иттем. Әлегә табылмады. Белүчеләр, хәтерләүчеләр юкмы икән?

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

  • 1942 елның 11 февралендә дәүләт комиссиясе әзер объектны кабул итеп алган. Монда танк үтмәсен өчен эшләнгән каршылыклар да, окоплар да, блиндажлар да булган. Барлыгы 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 дзот, 419 землянка төзелгән.
  • 1942 елның июлендә һәм 1943 елның августында Германиянең разведка самолетлары тарафыннан Казан һәм Яшел Үзәндәге объектлар төшереп алынган. Күрәсең, фашистлар Идел аръягындагы җирләрне «ялмап алу» турындагы планнарына һаман да өмет баглаганнар булса кирәк. Әмма бу вакытта безнең гаскәрләр инде ышанычлы адымнар белән Көнбатышка таба юл тоткан.

Фикер өстәү