Бакчачылар: «Үзебез үстергән помидорны мартка кадәр ашыйбыз»

Чирмешән районының Югары Чыгадай авылында яшәүче Рәмзия һәм Марат Галимовлар 2000 нче еллар башында әти-әниләре, бертуганнары белән бергә Үзбәкстаннан Татарстанга кайтып төпләнгәннәр. Марат абыйның төп нигезе шушы авылда булгач, Галимовлар – бирегә, ә калган туганнары Казан тирәсендәге бистәләргә урнашкан.

Аңа кадәр гаилә башлыгы Ташкентта теплицада чәчәк үстерү белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә кайтуга, монда да яраткан һәм кулы белгән эшенә тотынган. Бер ел чәчәк үстергән дә яшелчәгә күчкән.

– Ул елларда чәчәкләрне сату авыр иде, – ди Рәмзия ханым. – Шуңа күрә бер елдан соң кыяр-помидор үстерә башладык. Ә кышын суган утыртабыз. Аларны монда бик яхшы алалар.

Хәзер Галимовларның өч теплицалары бар. Берсендә – үсенте, икенчесендә – кыяр, өченчесендә помидор үсә.

Фермер Гөлназ Щукина: «Халык химия ашап туйды»

– Суганны мартта бетерәбез дә февральдә кыяр утыртабыз. Октябрьдә икебез дә коронавирус белән авырып, хастаханәгә эләктек. Шул сәбәпле утын әзерли алмадык. Быел шуңа күрә беренче уңышны соңрак алачакбыз. Якынча 3–4 көннән соң сатарга чыгарырлык булачак. Башка елларны апрельдә кыяр ашый идек инде, – ди хуҗабикә.

Помидор үсентеләренең теплицага һәм урамга утыртыр өчен уңышлы булганнарын үстерәләр. Рәмзия Галимова әйтүенчә, шушы еллар эчендә үз клиентлары да барлыкка килгән.

– Кыяр, помидорны, үсентеләрне базарда сатам. Быел әлегә бәяләрен белмим. Безнекеләр файдалырак булса да, кибет бәясеннән кыйммәтрәккә куеп булмый, – ди ул.

Теплица – төшемле эш, ләкин тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, табыш килгәнче бик күп хезмәт куярга һәм барысын да үз вакытында эшләп барырга кирәк. Уңыш күләменә һава торышының да йогынтысы зур.

– Кыяр төнлә генә үсә. Шуңа күрә төннең җылы булуы кирәк. Гомумән, яшелчә үстерүнең үзенчәлекләре күп инде ул. Сөйли китсәң, бер көн дә җитмәс, – дип елмая Марат абый. – Иң мөһиме шул: кыяр тиресле туфрак ярата. Бер килограмм уңыш алыр өчен күп көч куярга кирәк. Ул җирдән микроэлементлар, калий, кальций һәм азот күп ала. Шуңа күрә туфракны һәрвакыт тукландырып торырга кирәк. Моның өчен кибетләрдә минераль ашламалар күп. Аларны күпме бирергә кирәклеге дә капларында язылган була. Шунысын истә тоту мөһим: ашламаны артык бирүдән файда юк. Икенчедән, теплица шартларында авырулар елдан-ел арта. Бигрәк тә һава торышы әледән-әле үзгәреп торуның йогынтысы зур. Корткычлар да куркыныч. Ләкин без авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы чараларны алдан әзерлибез һәм башкаларга да шуны киңәш итәбез.

Фермер хуҗалыклары нинди кыенлыклар кичерә?

Мул һәм сәламәт уңыш алырга кул астында булган ысуллар да яхшы булыша икән.

– Пәрәвезле талпанга (паутинный клещ) каршы суган кабыгын кулланырга мөмкин. Аны өч тәүлек суда төнәтеп, су белән кушып, үсенте өсләренә шуны сибәргә кирәк. Ләкин мин аның урынына профилактика максатыннан фитоферун дигән биологик препаратны файдаланырга киңәш итәм. Гомумән, теләсә нинди авыруга каршы чараларны алдан хәстәрләргә кирәк. Авыруны исә бары тик химия белән генә җиңеп була. Ә без аны куллану яклы түгел, чөнки үзебезнең дә, якыннарыбызның да, сатып алучыларыбызның да сәламәтлеге мөһимрәк, – ди гаилә башлыгы.

Ашламаны да күп вакыт үзләре ясарга тырыша икән. Анысы өчен сыер һәм тавык тизәкләрен файдаланалар.

– Тавык тизәген зур мичкәләрдә ачытабыз. Ул ун көн торырга тиеш. Бер чиләк тавык тизәге 100 литр су белән кушыла. Күбрәк китсә, бөтен тамыр системасын яндырып бетерергә мөмкин. Фитофторозга каршы үземә иң ошаган чара – аертылган (майсызландырылган) бер литр сөткә 9 литр су һәм 10 г йод кушып, атнага бер тапкыр үсенте өсләренә сиптерү. Бу – иң нәтиҗәле ысул. Егерме ел яшелчә үстереп, бер тапкыр да әлеге авыруны теплицага керткәнебез юк. Моны теплицада да, урамда да эшләргә була. Фитофтороз гадәттә бәрәңгедә чыга. Аннан помидорга күчә. Теплица шартларында ул аеруча тиз тарала. Әгәр вакытында чара күрмәсәгез, бөтен уңыш юкка чыгарга мөмкин, – дип киңәшләрен бирде Марат Галимов.

Ирле-хатынлы Галимовлар әйтүенчә, күпләр хәзер алсу помидорга өстенлек бирә. Ул ашар өчен тәмле, ләкин тозларга бармый.

– Урамда үскән помидорларны саклау авыр. Теплица өчен чыгарылган сортлар исә мул уңыш бирә. Алар кышка яхшы саклана, тик бәясе кыйммәтрәк. Без үзебез мартка кадәр помидор ашыйбыз, – ди алар.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү