Алганчы җиде кат уйлыйсы: кредит каникулы

Соңгы арада Россиядә кредит каникулыннан файдаланучылар саны арткан. Аналитиклар китергән саннарга ышансаң, апрель аенда гына да илдә 6 меңләп кеше кредит каникулы алган. Чагыштыру өчен: март аенда бу мөмкинлектән 1,2 мең кеше файдаланган булган. Коронавирус котырган пандемия чорында исә андыйлар саны 4 меңнән артып киткән.

Кредит каникулы килеп туган вазгыять аркасында матди авырлык кичергән кешеләрнең кредит буенча айлык түләвен 6 айга кадәр кичектереп тору яки аның күләмен киметүне күздә тота. Ул соңгы елларда аеруча популяр. Хәтерләсәгез, пандемия чорында матди авырлык кичергән кешеләргә дә кредит буенча айлык түләүләрен вакытлыча кичектереп торырга рөхсәт иткәннәр иде. Быелның март башында Россия Президенты Владимир Путин кредит каникулы турында яңа закон имзалады. Ул быел 1 мартка кадәр рәсмиләштерелгән барлык төр кредитларга кагыла. Аннан пандемия чорында кредит каникулы алган кешеләр дә файдалана ала.

Билгеле булганча, быелның мартыннан кредит каникулын ипотека түләүчеләр генә түгел, машина яки кулланучы кредиты алган, кредит картасына ия булучылар, пандемия вакытында бу мөмкинлекне бер тапкыр кулланып караган кешеләр дә файдалана ала. Кече һәм урта эшмәкәрлек тармагы вәкилләре өчен дә гамәлдә ул. Соңгы бер ай эчендә илдә кредит каникулы алучылар саны кискен артуны белгечләр килеп туган вазгыятькә бәйләп аңлата. Аерым алганда, моңа Россиягә каршы кертелгән чикләүләр аркасында күп кенә оешмалар ябылу, илдә эшсезләр саны арту, халыкның керем дәрәҗәсе кимү сәбәпче, ди белгечләр.

Юрист Илнур Гарифуллин кредит каникулыннан файдаланыр алдыннан, җиде кат уйлап, бер кат кисәргә киңәш итә. «Каникул алган кешенең автомат рәвештә кредит тарихы бозыла. Бу исә киләчәктә яңа кредит алырга туры килсә, яки булган кредитны рефинансларга уйласаң, кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин дигән сүз. Кредит каникулыннан файдаланган кеше, ким дигәндә, ярты ел дәвамында яңа кредит рәсмиләштерә алмаячак. Ник дигәндә, бу яллар сезнең айлык түләүләрне вакытында түләп бара алуыгызны шик астына куя», – ди юрист.

Кредит каникулыннан фәлән суммага кадәр кредит алган кешеләр генә файдалана ала. Ипотека кредиты өчен бу чик – 2 миллион сум, автокредит өчен – 600 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә куллану кредиты өчен – 300 мең сум, физик затларга куллану кредиты өчен – 100 мең сум, физик затларның кредит карталары буенча 100 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, кредит каникулы бирүне сорап мөрәҗәгать иткән көнгә бер ай кала кешенең айлык керемнәре, ким дигәндә, 30 процентка кимегән булырга, исемендә түләнеп бетмәгән башка кредитлар булмаска тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү