Уеннан уймак чыкмагае: «Рубин» тагын оттырды

Футбол сөючеләр бу атнада «Рубин» белән Уфа арасындагы очрашуны бушлай карый алачак. Билет бәясен команда уенчылары һәм тренерлары түли. 21 майда узасы матч тарихи вакыйгага әверелергә мөмкин. Җиңелгән очракта, Казан командасына премьер-лигадан төшеп калу яный.

Уеннан уймак чыкмагае. Узган якшәмбедә «Рубин»  Екатеринбургта 0:3 исәбе белән «Урал»га оттырды. Көндәшләрнең бер тубын Казан командасында үзенә урын таба алмаган Олег Шатов кертте. Моңа өстәп, ул тагын бер нәтиҗәле пас бирде.  Казан командасында исә үз артыннан башкаларны ияртә алырлык футболчы табылмады. Безнекеләр бернинди каршылык күрсәтә алмады һәм бу сезонда 16 нчы очрашуда оттырды. «Рубин»ның премьер-лигада бу кадәр очрашуда оттырганы юк иде.

Антирекордлар моның белән генә бетми әле. Быел Казан командасы 53 туп керттерде. Шул рәвешле, кайчандыр ике мәртәбә чемпион булган һәм Европаны шаулаткан команда турнир таблицасында 14 нче урынга төште. Тагын бер җиңелү һәм безнекеләр премьер-лига белән хушлашырга мөмкин. Сезонның соңгы матчын «Рубин» бу шимбәдә үз кырында «Уфа»га каршы уздыра. Күршеләр – 15 нче урында. Җиңелгән команда иң көчлеләр арасыннан төшеп калырга тиеш булачак. Барысы да бик гади. Дөрес, көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин. Премьер-лигада үзгәртеп кору уздырырга, әйтик, командалар санын арттыру тәкъдимнәре дә еш яңгырый. Ул чакта инде «Рубин» беркая да китмәячәк. Дөрес, монысы әлегә һавадагы торнага өметләнү кебек. Ник дигәндә, спорттагы вакыйгалар дөньядагы хәлләргә нык бәйле.

«Рубин» җиңелүе белән тәмамланган матчлардан соң Леонид Слуцкий гадәттә уңышсызлыкның төп сәбәбе итеп чит ил уенчыларының кайтып китүен, ә яшь егетләрнең тәҗрибәсе юклыгы турында сөйли. Екатеринбургта исә ул тамашачыдан ярдәм сорады. «Алар килеп, безгә ярдәм итсә генә җиңә алачакбыз», – диде ул. Тик килерләр микән? Бу сезонда Казан командасы футбол җанатарларыннан читләшү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде. Уфага каршы узасы матчка керү бушлай булган өчен генә шимбә кичендә «Ак барс-Арена» трибуналарының халык белән тулачагы шик уята. Мавыктыргыч уенны җанатарлар акча түләп карарга да риза.


Фикер өстәү