Майның беренче ун көнендә Казанда 200 мең турист кунак булган

Майның беренче ун көнендә Казанда 200 мең турист булып киткән. Шәһәр мэриясеннән хәбәр ителгәнчә, узган елдагыга караганда 50 меңгә күбрәк сан бу. Татарстанның май бәйрәмнәрендә сәяхәтчеләр өчен иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнүе турында «Ростуризм» башлыгы Зарина Догузова сөйләп үткән. Исемлеккә шулай ук Калининград, Мәскәү, Ярославль, Владимир өлкәләре, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре, Краснодар һәм Ставрополь крайлары кергән.

Кунакханәләр ассоциациясе мәгълүматлары буенча, 30 апрель – 9 май аралыгында республика башкаласы кунакханәләре 85 процентка тулган. Туристлар бигрәк тә өч йолдызлы кунакханәләрне (92 процент) үз иткән. Шул ук вакытта, соңгы тикшеренүләрнең берсенә караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге май бәйрәмнәрен өйләрендә генә үткәргән. Сәяхәтчеләребезгә килсәк, 20 проценты чамасы Санкт-Петербург һәм Мәскәүне сайлаган. 40 проценттан артыграгы күрше төбәкләргә: Самара һәм Ульяновск өлкәләренә, Башкортстан, Чуашстан һәм Мари Иленә өстенлек биргән.


Фикер өстәү