Казанда һәм Болгарда билбау көрәше буенча дөнья кубогы оештырылачак

18-22 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Көрәш буенча дөнья кубогы узачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Дөнья кубогында 25 илдән — Әфганстан, Алжир, Ангола, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Бангладеш, Беларусь, Мисыр, Экваториаль Гвинея, Грузия, Һиндстан, Израиль, Гыйрак, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Ливан, Молдова, Монголия, Россия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Чад спортчылар катнаша.

Ярышлар түбәндәге мәйданнарда була:

  • Мәскәү, Маршал Катуков ур., 22 йорт, «ЦУП «Янтарь»
  • Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Матюшино авылы, Бакча ур., 7 йорт.
  • Татарстан Республикасы, Болгар авылы, Пионер ур., 1А, «Олимп» ФК;
  • Татарстан Республикасы, Болгар авылы, Болгар музей-тыюлыгы территориясе.

Ярышта 2003 елда туган һәм олырак ир-атлар катнаша ала.

Категорияләр: 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130+ кг.

 


Фикер өстәү