Рөстәм Миңнеханов Чечняга сәфәр кыла

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде.

«Грозный» халыкара аэропортында аны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров каршы алды.

Сәфәр барышында Чечен Республикасы җитәкчелеге белән очрашулар, республика башлыгы Рамазан Кадыйров белән сөйләшү, шулай ук документларга имзалау планлаштырылган.

Татарстан делегациясе составында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, башка рәсми затлар бар.


Фикер өстәү