Татьяна Якимова гадәти булмаган чәйнекләр коллекциясен булдырган

Чирмешәндә яшәүче Татьяна Якимова чәйнекләр коллекциясен булдырган. Биш-алты ел эчендә ул 40лап гадәти булмаган чәйнек сатып алынган.

– Бу шөгылем һич уйламаганда, 5-6 ел элек барлыкка килде. Барысы да гадәти булмаган бер ак чәйнектән башланган иде югыйсә. Икенчесен каралы-аклы кухняма туры китереп алдым. Шуннан соң китте тә китте инде. Гадәти булмаган чәйнекләрне күргән саен күзләрем яна башлый иде. Бер караганда, чәйнекләрнең әллә нәрсәсе дә юк. Аларны раритет дип тә әйтеп булмый. Бары тик күңелемә ошаганын сатып алдым, – ди ул.

Ә чәйнекләрне Татьяна Якимова төрле җирләрдән җыйган. Күпчелеген Авитодан сатып алган. Коллекциясендәге иң кыйммәтле чәйнекләрнең бәяләре – 3000 сум. Күпчелеген 1500 сумга сатып алган.
Апрель аенда коллекциясен мемориаль үзәккә дә куйган булган.

– Мин аларны башта калдырырга да уйлаган идем. Дусларыма, туганнарыма миннән истәлек булып калыр дигән идем, – ди ул. – Ләкин хәзер инде минем аларны сатасым килә. Әллә кешеләр күргәнгә, белгәнме икән? Белмим. Мин, гомумән, озак еллар буе бер җирдә таптанырга яратмыйм. Тик кайбер чәйнекләрне Авитога сатарга куйдым инде. Хәзер мин кайчандыр арзан бәягә алган чәйнекләр кыйммәт тора. Тик мин нинди бәягә алдым, шул хакка сатам.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү