Фермерлар дәүләт ярдәменнән азрак файдалана

Авыл хуҗалыгын исәпкә алу вакытында биш ел эчендә дәүләт субсидияләреннән файдаланучылар саны кимегәнлеге ачыкланган. Бу хакта журналистларга федераль дәүләт статистикасы хезмәте Константин Лайкам хәбәр итте. Ә менә кредит алучылар саны арткан. Эре оешмаларга караганда, фермерлар өчен кредит һәм субсидияләр алу күпкә авыррак.

Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров әйтүенчә, шәхси хуҗалыклар 290 мең мөгезле эре терлек асрый. Шуларның 100 меңе – сыерлар.

– Аларны хуҗалык итүнең кече формалары дип йөртәләр. Ләкин бу “кече” хуҗалыклар фермерлар белән бергә авыл хуҗалыгының тулаем төбәк продукциясенең 51,6 процентын бирә. Ләкин алар республикада каралган бюджет ярдәменең нибары 19,7 процентын гына ала, – диде Камияр Байтемиров.


Фикер өстәү