Урманчы бәхете – яңгыр

Кызу көннәрне яратмый алар. Урманчылар өчен яңгыр сибәләп торган көннән дә яхшысы юк. Бердән урман үссен өчен су кирәк, икенчедән янгын булмый кала. Татарстан урманчылары янгынга әзерме?

Бүген бер төркем журналистлар Биектау районында урнашкан Урман янгыннарын сүндерү үзәгендә булды. Ут чыга калса, үзләренең әзерлеген, нинди очракта кайсы техниканы эшкә җигәселәрен күрсәтте урманчылар.

– Мондый күнегүләр комачау итми, – ди Урман янгыннарын сүндерү үзәге җитәкчесе  Айдар Гайфуллин. – Ел саен урманчылыкларда янгынга карыш тору өчен кирәкле техника, җиһазлар яңартылып тора. Әлеге эшләр «Урманнарны саклау», «Экология» илкүләм проектлары кысаларында башкарыла. Безнең үзәктә тәүлек буе кизү торучы төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Үлән януга, анда хәбәр килә. Аннары инде диспетчерлар, януның кайсы җирдә булуына карап, йә җирлек башлыгына, йә урманчылык җитәкчелегенә хәбәр бирә.

Узган ел 26 урман янгыны теркәлгән. Шуның 19ы урман фонды җирләренә зыян салган. Шөкер, быел әлегә янгыннар күзәтелмәгән. Урманчылар әлеге дә баягы һава торышына рәхмәтле.

– Май бәйрәмнәре салкынча һәм яңгырлы булу аркасында, урманга барып ял итүчеләр булмады. Республикада кертелгән янгынга каршы махсус режим да үз эшен эшләде. Урман янәшәсендә яшәүчеләр генә түгел, башкалар да учак ягу, шашлык пешерүдән тыелып торды, – ди Айдар Гайфуллин.

Былтыргы янгыннарны искә төшерик.  Урман яну очракларының күбесе республиканың көньяк-көнчыгышында күзәтелде. Иң зур янгын очрагы Әлмәт, Лениногорск районнарында теркәлгән. Нилектән урманнар яна соң? Без бу сорауны Айдар Гайфуллинга да бирдек. Аның фикеренчә, нинди генә янгын булмасын, анда кешенең гаебе зур.

– Үлән яну, урманга ут кабу кебек очракларның 90 процентында кеше гаепле. Без күпме генә кисәтеп торсак та, учагын да ягалар, үләнгә ут та төртәләр. Төрле кеше бар, әмма артыннан җыештырмыйча, учагын сүндермичә китүчеләр шактый очрый. Урман эчендә чүп-чарның күп булуы да янгын куркынычы тудыра. Кояшта кызып яткан пыяладан да ут кабарга мөмкин бит, – ди ул.

Республикада янгынга каршы тору өчен мөмкинлекләр зур, дибез. Нигә соң узган ел урманнар янды? Әнә шул сорауга да җавап эзләдек. Урманчылар, былтыр яз иртә килде һәм эссе булды, дип аңлата. Алар әйтүенчә, элек урман эчләреннән, басулардан, кырлардан халык печән чабып ала торган була. Хәзер маллар кимү сәбәпле, печән берәүгә дә кирәкми. Ә корыган печән ут чыгуга бер сәбәп булып тора. Урманчылар тагын бер сәбәпне әйтә. Баксаң, көчле җил-давыл вакытында электр чыбыклары өзелеп төшеп тә янгын чыга икән. Көньяк-көнчыгыш районнарда урманнарның биеклектә урнашулары аркасында ут чыга. Өстәрәк урнашкан саен, ут тиз тарала, ди алар.

Урманчылар журналистларга, урманда янгын булган очракта, ничек эшләгәннәрен күрсәттеләр. Диспетчерлык үзәгеннән хәбәр алуга, алар юлга чыга. Янгын сүндерү машиналары әзер. Янгынның тиз сүнүендә машина йөртүченең дә роле зур. Биектауда исә бар гомерен урман эшенә багышлаган Габбас Галәветдиновны яшьләргә үрнәк итеп куялар.

– Мин күптән пенсиядә инде. Әмма эшемне ярату тик утыртмый. Хәл булганда эшләргә исәп. Язгы-җәйге чорда урманнарны саклау бездән тора. Кызулар булганда, янгын куркынычы артканда, тәүлек буе кизү торабыз, – ди ул.

Өйрәнүләр вакытында да тизлек Габбас абыйдан торды. Ул өйрәнеп беткән инде, эшләгәнен күзәтеп торганда, күзләр камаша. Тиз арада шлангын да әзерләп куя, суын да сиптерә. Әйтүләренчә, су да җитә, машиналар да төзек, янгын сүндерүчеләр дә бар. Әмма теләкләре бер: урманга ут кермәсен иде!

Моның өчен нишләргә соң? Айдар Гайфуллин әйтүенчә, республиканың төрле районнарында 25 урман янгынын сүндерү станциясе бар, минеральләштерелгән полосалар ясалган. Урманнар гел күзәтү астында. Җәяү йөрүчеләр дә, күктән күзәтүчеләр дә бар.  Урманчылар халыктан чүпләрен урманга ташламауларын сорый. Урман янәшәсендә яшәүчеләр исә үз территориясен кайгыртырга тиеш. Урманга ут кертмәү –  алар өстендә. Моның өчен ике арага чокырлар казып куярга кушалар.

Быелдан тагын бер яңалык – фермер хуҗалыклары басуында ут чыга икән, андыйларны дәүләттән бирелүче субсидиядән мәхрүм итмәкчеләр. Әнә шулай итеп, урманнарны янгыннан сакларга тырышалар. Шулай ук урманда янгын куркынычсызлыгын бозучыларны штраф көтә.  Аның күләме гади кешеләргә – 3 мең,  вазыйфаи затларга – 20, юридик затларга 200 мең сумны тәшкил итә.

САН

Урманнарда янгын куркынычы 15 октябрьгә кадәр саклана. 2022 елда Татарстанда коры үләнгә ут кабуның 229 очрагы теркәлгән. Урманчылар, янгын хакында хәбәр алуга, 3 сәгать эчендә бу урынга килеп җитәргә тиеш. Аларга янгынны бөтенләй сүндерү өчен бер тәүлек вакыт бирелә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү