Татарстанда автокредит бирү арткан

Апрель аенда Татарстанда барлыгы 947 автокредит бирелгән. Алдагы айдагыга (686) караганда 38 процентка күбрәк бу. Гомумән, Татарстан узган айда рәсмиләштерелгән автокредитлар саны ягыннан иң күп кредит алган 30 төбәк арасында 4 нче урынга чыккан.

Республиканы Мәскәү (1546), Мәскәү өлкәсе (1351) һәм Санкт-Петербург (1068) кына узган. Башкортстан (880) бишенче урынны алган. Кредит тарихлары бюросы белгече Алексей Волков әйтүенчә, автокредитларга бәйле бүгенге вазгыять 2020 елның «карантинлы»  апрель – май айларын хәтерләтә. Санкция һәм ставкалар шогыннан бераз айныганнан соң бу өлкәдә берникадәр җанлану сизелә.

Мартка килсәк, республикада бу айда бирелгән автокредит күләме февральдәгегә караганда 79,4 процентка кимрәк булган. Аның уртача күләме 1140642 сум тәшкил иткән. Февраль аендагы белән чагыштырганда, ул 1,6 процентка азайган.


Фикер өстәү