TatTVR кушымтасы: Татарстанның теле һәм радиоканаллары бер урында

Уңайлы, заманча, үзебезнеке. Журналистлар берлегендә TatTVR кушымтасын тәкъдим иттеләр. Нәрсә ул? Ни өчен кирәк?

TatTVR ул – Татарстанның теле-һәм радиоканалларын берләштерә торган SMART (интернеты булган) телевизорлар, Android (Google Play) һәм IOS (Apple Store) өчен махсус бушлай кушымта. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, әлеге кушымтаны булдыру – зур вакыйга.

– Безнең өчен әлеге кушымта зур әһәмияткә ия. Журналистлар берлеге тәкъдиме белән башланып киткән эшнең, ниһаять, нәтиҗәсен күрәбез. Бүген каналларны санап бетерерлек түгел. TatTVRны без үзебезнең телерадиоканаллар шушы күптөрлелектә югалып калмасын өчен булдырдык. Хәзер бит күпләр SMART телевизорларга күчә, мобиль кушымталар да популяр, – диде ул.

Бар да бер урында. TatTVRның төп үзенчәлеге һәм иң уңай ягы шулдыр, мөгаен. Бүген әлеге кушымта аша «Татарстан – Яңа Гасыр», «Эфир», «Татарстан – 24», «Мәйдан», «Шаян ТВ» телеканалларын карарга, «Болгар радиосы», «Тәртип FM», «Китап FM», «Күңел радиосы», «Искатель FM» радиоларын тыңларга мөмкин. Туры эфирда гына түгел, кушымтада телерадиоканалларның бай архивлары да сакланачак. Ягъни күңелегезгә хуш килгән тапшыруны үзегезгә уңайлы вакытта тыңлау һәм карау мөмкинлеге бар.

– Әлеге проект Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды. Архив та, каналлар да тулыландырылачак, алда безне зур эшләр көтә.  TatTVRны Татарстанның телерадиоканалларын интернетта саклый ала торган төп платформага әйләндерәсе иде, – диде Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов.

Кушымтаны SMART телевизорга, Android һәм IOSка йөкләтү буенча киңәшләрне «таттвр.рф» адресы буенча кереп карарга мөмкин.

Лилия Гыймазова  


Фикер өстәү