Юлы билгеле. Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйров килешү имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Грозныйда узган очрашуда ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр. Сәфәр барышында республиканың беренче президентын да искә алдылар.

Рөстәм Миңнеханов иң беренче эш итеп Чечен Республикасының беренче президенты, Россия Герое Әхмәт Кадыйровның каберенә барды, аның рухына дога кылды.

Грозныйда республика башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашуда ике республика арасында хезмәттәшлек юллары да барланды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бирегә күбрәк «КамАЗ» машиналары, машина төзелеше продукциясе җибәрергә, сәнәгать, төзелеш материаллары тармагында, югары технологияле медицина җиһазлары кайтаруда хезмәттәшлекне арттырырга әзер булуын искәртте. Белем бирү, сәламәтлек саклау, спорт, туризм һәм мәдәният тармакларында да хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр зур.

Рөстәм Миңнеханов, төбәктәге татарларга теләктәшлек күрсәткән өчен Чечен Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре дә җиткерде. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйров Татарстан һәм Чечен республикалары арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру чаралары планын имзаладылар. Әлеге документ моннан 20 ел элек ике республика арасында имзаланган килешү кысасында уртак эш өчен «юл картасы» булачак.

Быел Чечен Республикасы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан котлау сүзләрен җиткерде. Билгеле булганча, әле узган атнада гына Казанда Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре узды. Татарстан башкаласында республиканың мәдәният министры Айшат Кадыйрова җитәкчелегендә делегация булып китте.

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Россиянең иң яхшы такси йөртүчесе-2021» бәйгесенең федераль этабы ачылышында да катнашты. Дүртенче ел рәттән уздырылучы әлеге бәйге 18 майга кадәр дәвам итәчәк. Ул «Грозный крепосте» автодромында уза.

– Бу – бик заманча автодром. Элеккеге автоузышчы буларак, мин аны шундук аңладым. Әйе, такси йөртүчеләр – дөрестән дә, шәһәрдәге юл хәрәкәтенең иң төп катнашучылары. Хәрәкәтне дөрес оештырып, пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк. Такси йөртүче машинаны оста иярли белсен. Бу бәйгенең югары дәрәҗәдә узачагына ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү