Фәрит Мөхәммәтшин: « Авылны булдыклы кешеләр яшәтә»

Республикада авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү буенча зона киңәшмәләре дәвам итә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә Кукмарада республиканың төньяк зонасына керүче 11 муниципаль районның хакимият башлыклары, башкарма комитетлар, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара җиренә аяк басуга, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район хакимияте башлыгы Сергей Димитриев һәм Дәүләт Советы депутатлары белән Чура авылында «Монокорм» сөтчелек комплексында булды. Комплекс терлекчелек буенча махсуслашуның яңа формаларыннан берсе булып тора. Ул 144 савым сыер асрауга исәпләнгән. Бозаулар башка фермада үстерелә.

Киңәшмәдә катнашучылар район Мәдәният йорты фойесында Кукмара предприятиеләре һәм оешмаларының продукциясе күргәзмәсе белән танышты. «Кукмара сөте», «Кукмара икмәге», «КукморЗерноторг» кебек фирмалар вәкилләре парламент җитәкчесенә авылда кече бизнеска дәүләт ярдәменең мөһимлеге һәм җитештерүне үстерү өчен уңайлы шартлар турында сөйләде.

Дәүләт Советы Рәисе, зона киңәшмәсен ачып, Татарстан Президентының авылда эшмәкәрлекне һәм социаль активлыкны үстерү буенча куйган бурычларының бүгенге катлаулы вазгыятьтә аерым бер әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Хакимиятнең барлык органнары һәм оешмаларның бергә эшләве өчен икътисадны тотрыклы үстерү буенча план кабул ителде, Оператив штаб булдырылды, – диде ул. – Беренче чиратта безгә халыкны иң кирәкле товарлар белән тәэмин итәргә, мәшгульлекне саклап калырга, төп предприятиеләрнең өзлексез эшләвенә ирешергә һәм бизнеска яңа шартларга җайлашуга ярдәм итәргә кирәк.  Беренче этапта логистика системаларын үзгәртеп кору һәм продуктлар, дарулар, беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүдәге өзеклекләрне юкка чыгару төп бурыч булса, хәзер без бәяләрнең нигезсез үсүенә юл куймаска тиеш. Әлбәттә, бу вазгыятьтә азык-төлек мәсьәләсенә аерым зур игътибар бирелә. Әйтергә кирәк, Татарстан терлекчелек продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итә. Проблемалар да бар, әлбәттә, сез аларның барысын да белеп торасыз. Шуларның берсе – терлекләрнең баш саны кимү».

Парламент башлыгы фикеренчә, республикада авыл хуҗалыгындагы кече хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә. «Бүген кече хуҗалыклар – 470 меңнән артыграк шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән күбрәк фермер хуҗалыгы һәм 300дән күбрәк куллану кооперативы ул, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – Ел саен кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 2 миллиард сумнан  артыграк акча бүлеп бирелә. Быел агросәнәгать комплексына ярдәм итүгә тулаем 13,2 (узган елдагыга карата үсеш – 106,5%) миллиард сум җибәрү күздә тотыла. Федераль үзәк катнашында барлыгы 5,3 миллиард сумлык 28 чара тормышка ашырылачак. Шулардан 3,8 миллиард сумы (71,7%) – федераль бюджет хисабына, 1,5 миллиард сумы (28,3%) – республика бюджеты хисабына. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын финанслауга 1,5 миллиард сум күздә тотылган. Бу республиканың 34 районында 5 мең кв. м торак, 84 объект төзү, челтәрләр һәм корылмаларны капиталь төзекләндерү мөмкинлеге бирәчәк. Агымдагы елга «Агростартап» программасы кысасында 160,4 миллион сум бүлеп бирелгән. Узган елда 60 җиңүче үз проектларын гамәлгә ашыруга 161 миллион сум алды. Нәтиҗәдә сыерларның баш санын – 1840ка, атларны – 840, кош-кортларның баш санын 540 меңгә җиткерү көтелә.

Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчеләр, белгечләр һәм фермерларны гамәлдәге барлык грант программаларында активрак катнашырга өндәп, авылны саклап калуның, аны социаль һәм икътисади яктан үстерүнең салада яшәүчеләрнең активлыгына аерылгысыз бәйле булуын басым ясап әйтте. Ул район хакимиятләре башлыкларына, кызыксынулы барлык кешеләрне чакырып, үз районнарында очрашулар үткәрергә тәкъдим итте. «Мондый очрашуларга министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләрен чакырыгыз. Кешеләр барлык ярдәм чаралары турында белеп торырга тиеш. Авылда актив, булдыклы кешеләр булганда гына дәүләт ярдәме нәтиҗәлегә әйләнәчәк», – диде ул.


Фикер өстәү