Хөкүмәт даруны инструкциясендә каралмаганча билгеләргә мөмкин булган авырулар исемлеген раслаган

Россия Хөкүмәте балаларга даруны инструкциясендә каралмаганча билгеләргә мөмкин булган чирләр исемлеген раслаган. Бу хакта “РИА Новости” Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Исемлеккә барлыгы 21 төрле чир кертелгән. Болар – яман шеш, кан, сулыш һәм эндокрин системасы авырулары, үсештәге җитешсезлекләр һәм хромосома, нерв системасы авырулары, COVID-19, паллиатив ярдәм таләп иткән халәт, сөяк җелеге донорлыгы (18 яшькә кадәге сырхаулар өчен) һ.б шундый каты авырулар.

Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, каты авырулы балаларга медицина ярдәме сыйфатын һәм мөмкинлеген яхшыртуга ярдәм итәчәк бу. Ведомствода аңлатып үтүләренчә, инструкциясендә каралмаганча куллану препараттан инструкциясендә күрсәтелмәгән дозада яки максатта файдалануны (табиб моны үзе үк дару җитештерүче белән киңәшләшеп хәл итә) аңлата.


Фикер өстәү