Иң оста коръәнхафиз ачыкланачак

Казанда Халыкара изге Коръән уку бәйгесе башланды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Анда чит илдән  – 30, Россиядән 20 кеше катнаша.

Бәйге дин кардәшләребезне Коръән уку традицияләренә җәлеп итү, коръәнхафизлардан иң яхшы укучыларны ачыклау максатыннан, Татарстан Президенты ярдәмендә үткәрелә. Аңа Евразиянең һәм Африканың 25 иленнән 70тән артык гариза килгән булган. Россиядән Дагыстан, Чечня, Татарстан, Башкортстан, Кырым республикалары вәкилләре катнаша.

Катнашучыларның Коръән уку осталыгын Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дәүләт башлыгының Коръән буенча комитет җитәкчесе, шәех Мәэмүн Шәәбән Хәлил әр-Рави рәислегендәге халыкара хөкемдарлар коллегиясе бәяләячәк. Бәйге нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасыннан 3 һәм хатын-кызлардан 3 җиңүчене сайлап алачаклар.

– Казан быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусына ия булды. Егермедән артык илдән килгән катнашучыларны кабул итү бик шатлыклы. Бу бәйге белән без «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы» программасы кысасында халыкара чараларны башлап җибәрәбез, – диде Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, әлеге бәйге Россиядә беренче тапкыр уза. Жюри әгъзалары катнашучыларның Коръән укуының дөреслегенә һәм аны яттан белүенә караячак.

– Бу – безнең өчен зур һәм бик мөһим чара. Ул, беренче чиратта, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Коръән – мөселманнарның белем алу һәм рухи яктан баюының төп чыганагы, Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге. Әлеге бәйге мөселманнар тормышында Коръәннең мөһимлеген ассызыклау, аларның Коръән уку сәләтләрен камилләштерү өчен оештырылды, – дип сөйләде мөфти.

                                                                                                 Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү