Апрель аенда Татарстанда яңа йортлардан фатирлар ике тапкыр кимрәк сатылган

Коммерцияле торак төзү оешмалары апрельдә барлыгы 3,4 миллиард сумга фатирлар саткан. Март аендагыга караганда 2,5 тапкыр кимрәк күрсәткеч бу. Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

“Гыйнвар аенда – барлыгы 7,7 миллиард сумлык, февральдә – 10,9 миллиард, мартта – 8,2 миллиард сумлык коммерцияле торак сатылган. Ә апрельдә, Үзәк банкның төп ставкасы үсү сәбәпле, әлеге күрсәткеч нибары 3,4 миллиард тәшкил иткән”, – дип билгеләп үткән министр урынбасары.

Аның әйтүенчә, май аенда сатылган фатирларның гомуми бәясе –121 миллион сум. “Инде эшли башлаган ташламалы ипотека уңай йогынты ясар дип уйлыйм. Шуның ярдәмендә торак базарына җан керәчәк, дигән өметтә калабыз”. – дип искәртеп үткән ул.


Фикер өстәү