Казанда узачак яшь дипломатлар җыенында 15 илдән 35 белгеч катнашачак

19-22 майда Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022” XIII халыкара икътисадый саммиты кысасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлар форумы уза. Әлеге чарада 15 илдән 35 делегат катнашачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов әйтте.

“Без барыбыз бергә мөһим эш башкарабыз. Бу зур форум, зур вакыйга. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысасында күп кенә чаралар яшьләр өчен планлаштырылган. Әлеге чаралар арасында бу ел саен үткәрелә торган саммит аеруча мөһим. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшь дипломатлар форумы быел алтынчы тапкыр, Казанның Яшь эшмәкәрләр форумы сигезенче тапкыр уза. Бу чараларның әһәмияте бик зур. Төп максат – төрле халыкара оешмаларда эшләүче яшь дипломатларның коммуникацияләре, алар арасында дустанә, эшлекле элемтәләр булдыру. Халыкара хезмәттәшлек өчен мөмкин кадәр күбрәк аралашу нокталарын булдырырга кирәк”, – диде ул.
Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков әйтүенчә, әлеге җыен Россия һәм ИХО илләре арасындагы мөнәсәбәтләргә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Татарстанның роленә, иминлек мәсьәләләренә багышланачак.

“Яшьләр дипломатиясе академиясе һәм Татарстан Хөкүмәте белән без инде алтынчы ел Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумын уздырабыз. Бу вакыт эчендә форумда 35тән артык илдән 160ка якын яшь дипломат катнашты. Беренче чиратта әлеге форум яшь белгечләр арасында формаль булмаган элемтәләр булдыру өчен кирәк. Бу элемтәләр безгә үзара хезмәттәшлек итәргә һәм дөрес юнәлеш алырга ярдәм итә”, – диде Колпаков.

Форумның быелгы үзенчәлеге – делегатларның халыкара яшь дипломатлар ассоциациясенә керү тантанасы. Анда Россия һәм халыкара вәкилләр дә катнашачак. Моннан тыш, чарада катнашучылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Алар аңа үз проектлары һәм инициативалары турында сөйли алачаклар.

Шулай ук, 19-20 майда ИХО илләренең VIII Казан яшь эшмәкәрләр форумы да узачак. Анда катнашучылар – IT стартап идеяләрен тормышка ашыру һәм яңа инвестицияләр табу белән кызыксынган 35 иң яхшы проектлар авторлары. Форумның гомуми приз фонды 10 000 доллар тәшкил итә.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү