Пионерияне кайтарырга кирәкме?

Россиядә пионериягә охшаш хәрәкәт булдырырга телиләр. Бу идеяне Россия Президенты Владимир Путин да хуплаган. Пионерияне кайтарырга кирәкме? «ВТ» шул хакта сорашты.

Айдар Акмалов, «Талантларның ачык университеты» оешмасының башкарма директоры:

– Кеше бүгенгесен дә, киләчәген дә билгеле бер образлар аша күзаллый. Пионерия дә – шундый образларның берсе. Минемчә, безгә бүген мондый хәрәкәт кирәк. Әйе, бездә балаларның «сусавын» басарлык, аларны кызыксындырырлык юнәлешләр бар. Әйтик, без эшли торган яшьләр экология белән кызыксына, туган авыллары, шәһәрләренең табигатен кайгырта. Ләкин пионерия олысын да, кечесен дә билгеле бер идея-кыйммәтләр янында берләштерә ала торган көчкә ия.

Гомумән, бүген яшьләрне үзебез җәлеп итмәсәк, алар бик үк яхшы булмаган оешмалар белән дуслашырга мөмкин. Ә кечкенәдән үк үз яшьтәшләре арасында ниндидер бер күмәк эш белән мәш килсәләр, бу, әлбәттә, яхшы.

Мәсьәләнең тагын бер ягы бар бит әле. Әйткәнемчә, бүген балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә сайлау мөмкинлеге зур. Оешма-хәрәкәтләрнең күп булуы аларның башын бутарга да мөмкин. Пионериягә охшаш хәрәкәт барлыкка килеп, үз баласының аңа кушылуын күргән әти-әниләр тынычрак булыр иде, миңа калса.

Алмаз Гыймадиев, балалар язучысы, журналист:

– Аның кирәк икәнлеге бәхәссез. Минем белән күпләр килешер: бүген кыйбла юк. Бигрәк тә балалар өчен. Безнең буын пионер булган вакытларын бик сагынып искә ала. Игътибар иткән булсагыз, социаль челтәрләрдә дә бу турыда шактый сөйләшәләр, язалар. Заман балалары пионериянең нәрсә икәнен дә, аның әһәмиятен дә белми. Аларга моны аңлатырга иде. Ләкин сиксәненче еллардан соң күпме сулар аккан, җәмгыять бик үзгәргән. Без бүген тизләнеш заманында яшибез. Хәзер инде элеккеге пионерияне ничек бар, шулай кайтара алмабыз. Аны оештырган очракта та, яңалыклар кертергә, бүгенге заманга туры китереп үзгәртергә кирәк. Аның тискәре яклары ул чакта ук булмады түгел. Озакка сузылган җыеннар, хисаплар, партия турында сөйләүләр. Боларын, билгеле, төшереп калдырырга, ә файдалы, практик якларын кулланырга кирәк дип уйлыйм.

Эльмира Камалиева, өч бала әнисе, блогер:

– Без пионерлар булырга өлгермәдек, ләкин әнинең бу турыда сөйләгәннәрен яхшы хәтерлим. Алар бөтенләй башка мохиттә үскән, барысы да бер үк кагыйдәләргә буйсынган, билгеләнгән кысалардан чыкмаган. Мәрхәмәтлелек, эш сөючәнлек кебек күркәм сыйфатлар өстенлек иткән ул чакларда. Хәзер хәл башкачарак. Үзебезнең балалардан чыгып әйтәм: алар эшләргә яратмый. «Улым-кызым, булыш әле  миңа», – дип, исләренә төшереп торырга кирәк. Без, әти-әниләр үзебез дә, иң мөһиме – укысыннар, яхшы кеше булсыннар, дия-дия, күп нәрсәгә күз йомабыз. Пионериягә хас булган кагыйдәләр кире кайтса, һич югы эш сөяргә өйрәнерләр иде. Аннан соң, бүгенге балалар агрессив, үз эчләренә бикләнгәннәре дә җитәрлек. Компьютер, телефоннан чыга алмыйлар. Аларны берләштереп, бер-берсе белән аралаштырырга иде. Рухи яклары аксый, олыны – олы, кечене – кече итә белү дигән нәрсә юкка чыгып бара. Ниндидер күмәк эш белән кызыксындыра ала торган, өлкәннәрне, укытучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә торган ниндидер бер система җитми бүген.

Ринат Хәйруллин, Мамадыш районының Урта Кирмән мәктәбе укытучысы:

– Элеккеге пионерия ул халәтендә бүген яши алмый инде. Алар бит тоталитар режим оешмалары булган. Бүген демократик җәмгыять төзергә, дип йөрибез икән, үз фикере булган шәхес тәрбияләргә кирәк. Андыйлар: «Һәрвакыт әзер!» – дип тормый. Бүген балаларны кечкенәдән үк үз-үзен тәэмин итәрлек акча эшләргә, финанс яктан грамоталы булырга өйрәтергә кирәк. Бүген кыйммәтләр башка, дип әйтәсем килә. Мәктәпләрдә эшли торган варислар оешмасы да күбрәк формаль әйбергә әйләнеп бара. Көтелгән нәтиҗәләрне бирә, димәс идем.

Лилия Гыймазова

 


Пионерияне кайтарырга кирәкме?” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ