Төркия кунакханәләрендә “Мир” карталары өчен терминаллар куела

Төркия кунакханәләрендә “Мир” карталарын киңрәк куллану мөмкинлеге ачыла, карталарны кабул итүче банкоматлар һәм терминаллар саны арттырыла. Бу хакта Россия вице-премьеры Александр Новак белдерде, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

“Төркиядәге партнерларыбыз белән бу илдәге кунакханәләрдә “Мир” карталары белән эшләү, Россия сумнарында яки төрек лираларында түләү мөмкинлеген карадык. Банкларның карталарны кабул итәчәкләре, кунакханәләрдә кирәкле терминаллар булдыру өчен шартлар тудырылачагы турында килештек”, – дигән ул.

Новак искә төшереп үткәнчә, Төркия территориясендә “Мир” карталарын кабул итү турында карар инде моннан берничә ел элегрәк кабул ителгән һәм ул тормышка да ашырылып килә. Шулай ук сәүдәне милли валюталарда – лира һәм сумнарда үстерү дәвам итә.

“Бүгенгә исәп-хисапларның 50 проценты чамасы “Мир” картасы ярдәмендә башкарыла, шуңа күрә безгә әлеге өлкәне киңәйтергә кирәк. Бу безне ихтимал кыенлыклардан саклап калу мөмкинлеге бирәчәк”, – дигән Новак.

Моннан тыш, вице-премьер әйтүенчә, туристлар ташкынын киметмәү өчен, ике илгә авиарейслар санын арттыру мөмкинлеге каралган.


Фикер өстәү